+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь 2022, 10:50

Топинамбурдан бик тәмле салат

Көзге яшелчәләр витаминнарга аеруча бай, сәламәтлекне ныгытып калыгыз!

Топинамбурдан бик тәмле салат
Топинамбурдан бик тәмле салат

Көз — витаминга бай, яшелчә-җимеш өлгергән вакыт. Салатның да төрлесен ясарга була, тик иренмә генә. Бүген, дуслар, җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 топинамбур бүлбесе, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк булыр.

Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез. Топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз.

Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.
Мондый салат витаминга бик бай була. Аны атнасына берничә тапкыр әзерләп ашарга тырышыгыз.

 

Фото: eda-offline.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: