Кучкарны бүген тирә-ягындагы кешеләр шатландырыр. Аны күңеле үсәр, дөньядагы барлык кешеләр зур бер гаилә булып тоелыр. Мондый күңел халәте аның үз-үзен тотышында да чагылыр — Кучкар ачык һәм аралашучан булыр. Беркем дә аның мөлаемлыгына каршы тора алмас!
Үгезбозауга да бүген ачылып киткән аралашу сәләте көтелмәгән табышлар китермәкче. Күпне вәгъдә итүче танышу да көтелә. Кешеләр аның белеменә, зирәклегенә сокланыр.
Игезәкләр кызыклы очрашуларга әзер булсын. Алар тормышны да үзгәртергә мөмкин. Очрашкан, танышкан кешеләр белән алар үзләрен дөрес тота гына белсен.
Кыслага бүген күп башлангычларны үз кулына алырга туры киләчәк. Аңа бик хас булмаса, да хәлиткеч карарлар кабул итүне үз өстенә алырга кирәк булыр. Ул башкаларга үзенең ихтирамга лаек булуын исбат итә алачак.
Бүген кемнәрдер үз мәнфәгатьләрендә Арысланга йогынты ясамачыклар. Бу йогынтыга бирелсә, Арыслан үкенәчәк. Аңа үз сүзендә нык торырга һәм манипуляцияләр яратучылардан ераграк булырга кирәк.
Логик фикерләү кирәк булган эшләр бүген Кыз билгесендә туганнарга авыр бирелмәкче. Мөмкин булганча, бүген аңа зур планнар кормаска, исәпләүләр ясамаска кирәк. Кызда бүген ялганны тиз тою сәләте дә ачылмакчы. Аны бүген алдарга уйламагыз да!
Бизмән бүген үз-үзен үстерү, белемнәрен камилләштерү белән шөгыльләнсен. Шәхси үсешкә өйрәткән китапларны кулына алса, андагы кайбер киңәшләр зур уңышлар китерергә мөмкин аңа.
Чаян бүген һәр компаниядә магнит кебек булачак. Кешеләр аңа тартыла! Теләгәненә ирешү өчен Чаянга үзенең табигый сөйкемлелеген генә эшкә җигәргә кирәк. Уңышлар!
Укчыда бүген кешеләр белән идарә итү теләге уяначак. Күпләргә йогынты ясап, ул үз теләкләренә ирешмәкче. Йогынты ясый алмаса да, максатларын барыбер тормышка ашыра алачак. Шундый инде ул — үҗәт.
Бүген гаҗәп көн — Кәҗәмөгез белән бәхәсләшкәндә, чынлап та, хакыйкатькә төшенергә мөмкин. Ләкин шулай да алар белән бәхәсләшмәү хәерлерәк. Фикер алышыгыз. Кәҗәмөгез бүген нинди план корса да, ул уңышлы булып чыгачак.
Сукоярга сабырлык һәм кешеләрне аңларга тырышырга кирәк булыр. Бүген кемгәдер ярдәм күрсәтсә, аңа игътибарын бүлсә — үкенмәс. Аның акылы һәм тәҗрибәсе башкаларга бик кирәк.
Балык бүген “командир” булудан тыела алмаячак. Үзенә йөкләтелгән бурычларның бер өлешен дә ул җиңел генә башкаларның иңнәренә салып куймакчы. Йолдызлар Балык ягында булмакчы.
Фото: odnaminyta.com