-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 сентябрь 2022, 17:10

Куркак кешенең бөере авырта

Гипертониядән агрессив кешеләр интегә.

Куркак кешенең бөере авырта
Куркак кешенең бөере авырта

Белгечләр кешенең холкы аның сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле, ди. Сез дә сынап карагыз әле!

Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең ашказаны һәм башы еш авырта.

Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.

Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.

Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.

Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.

Саран кешеләрнең – башы, куркак кешеләрнең бөерләре авырта.

Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.

“Юк” дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.

Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эчләре катудан интегә.

Фото: b17.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: