-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 сентябрь 2022, 17:30

Йомырка ярдәмендә авырулардан, бозымнан котылыгыз!

Элек әбиләр бу ысулны еш кулланган. Ул Ай кимегән көннәрдә генә нәтиҗәле. Ә әле нәкъ шундый вакыт!

Йомырка ярдәмендә авырулардан, бозымнан котылыгыз!
Йомырка ярдәмендә авырулардан, бозымнан котылыгыз!

Йомырка авыл тавыгыныкы булырга тиеш.
Йоклар алдыннан стаканның яртысына салкын су салыгыз һәм шунда йомырка сытыгыз. Бутамагыз. “Барлык начарлык шушында агып чыксын!” – диегез.
Йомыркалы стаканны карават янына, баш очына куеп йоклагыз.
Йомырканың сарысы – кеше гомере, ә агы аның тирә-ягындагы мохит символы булып тора.
Әгәр иртән йомырканың үзгәрмәгәнен күрсәгез, бу бик яхшы. Ә инде су тоныкланса, йомырканың сарысы таралса, хәлләр бик шәптән түгел, дигән сүз. Димәк, сездә авырулар, бозым, күз тию булырга мөмкин. Стаканны җиргә яисә раковинага түгәргә һәм болай дияргә кирәк: “Барлык начарлык җиргә сеңсен, миннән китсен”.
Бу ысулның файдасы ай кимегән көннәрдә генә була.
Кулларыгызны да, стаканны да салкын су белән юыгыз. Бу стаканны эчемлекләр өчен башкача кулланмагыз.

Фото: pikabu.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: