+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 сентябрь 2022, 12:15

Ванга Украина турында ниләр әйткән?

Болгариянең “Факти” гәзите Ванганың яңа фаразларын бастырган. Басмада билгеләүләренчә, гомеренең соңгы көннәрендә күрәзәче илләрне һәм кешеләрне сәяси тетрәнүләр көтәчәген әйтеп калдырган.  

Ванга Украина турында ниләр әйткән?
Ванга Украина турында ниләр әйткән?

“Сәяси хәл кискенләшәчәк. Дөньядагы оешмалар һәм берлекләр урынына яңалары барлыкка киләчәк”, — дигән фаразы мисалга китерелә.

Күрәзәче Русия, Украина һәм Белоруссия өчен җиңел булмаган еллар киләчәген әйткән. Аның сүзләре буенча, бу илләрне зур үзгәрешләр көтә, ләкин бу үзгәрешләр файдага гына булачак. Фаразларга ышансак, Ванга XXI гасырның өченче декадасында Көнчыгыш Европада яңа “славян дәүләте” барлыкка киләчәге турында кисәткән.

“Пусть говорят” тапшыруында Ванганың кумы Русия белән Украинага бәйле хәлнең 2027 елга гына тотрыклыланачын билгеләде. Ул әйтүенчә, Украинаны һәлакәттән “сигезенче президент” кына коткара алачак (Зеленский — җиденче).

Интернетта 1993 елда Ванга белән очрашкан бизнесмен Борис Кючуков язып калдырган фаразлар да еш искә алына: “Алты икеле” елында “утлы яңгыр” коелачак, Аҗдаһа ялкын чәчәчәк һәм утлы күз яшьләре коелачак”, — диелә анда. Матбугат чараларында бу сүзләрне Украинадагы махсус операция һәм Кытайда олимпиаданы өзәргә тырышу белән бәйләделәр.

“2022 елда ике ил берләшәчәк, ләкин Русия зуррак һәм ул курыкмаячак. Зур су белән бүленгән илләр яшерен очрашып, Русияне буйсындыру турында сүз йөртәчәк, ләкин Русия бу икейөзлелекне күрә алачак”, — диелә “Толк” басмасының Ванга фаразлары турындагы язмасында.

Шул ук вакытта Ванга фаразларының документаль расланмаган, ә аның белән очрашкан кешеләр авызыннан язып алынганы гына билгеләнә.
Ничек кенә булса да, гаделлек урнашсын, гомерләр өзелмәсен, исән булыйк.

Фото: horoscopes.rambler.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: