Ләкин патша үз сүзендә нык торган һәм туктарга рөхсәт итмичә, ялсыз бары тик алга барырга мәҗбүр иткән.
Ә иртән бу гаскәр барлык көчен туплап, дошманга һөҗүм иткән һәм җиңүгә ирешкән. Алыштан соң патша сугышчыларына сорау биргән: “Без кайчан җиңүгә ирештек?”.
“Һөҗүм итә башлагач та!” — дигән берәүләр. “Дошманга сөңгеләрне ташларга тотынгач!” — дигән икенчеләр. “Ата башлагач кына дошманны тар-мар иттек без!” — дигән өченчеләр.
“Берегез дә хаклы түгел, — дигән патша. — Без кичә төнлә үк җиңдек — йомшаклыгыбызны һәм куркуны җиңү белән...”
Фото: frutisad.ru