Бер офицер, ут астында калган халыкны җыеп, тиз генә бер йорт подвалына керткән. Озак утырганнар монда кешеләр. Снарядлар төшү туктамый икән.
— Уф, җитте инде, күпме монда утырырга була. Мин кайтам! — дигән берәү.
— Дөрес. Вакыт уздырып утырабыз, кайтырга кирәк, — дип кушылган аңа икенчесе.
— Кая барасыз, анда бит ут ява, сез һәлак булырга мөмкинсез! — дигән кешеләрне саклаган хәрби.
— Безнең шәһәрдә көн саен ут ява, өйрәндек инде, — дигән бу үзсүзле кешеләр һәм подвалдан чыгып киткән.
Күп тә үтми алар кире кергән.
— Нәрсә, курыктыгызмы, нигә кире уйладыгыз? — дип елмайган офицер.
— Юк ла. Анда яңгыр ява башлады, — дип җаваплаган тегеләр...
Фото: vsegda-pomnim.com