+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 октябрь 2022, 05:00

Көнбатышта кояш батып бара кебек...

Моннан 32 ел элек ГФР белән ГДР кушылды.

Көнбатышта кояш батып бара кебек...Көнбатышта кояш батып бара кебек...
Көнбатышта кояш батып бара кебек...

Җәмгыятебез яшәеше турында бүген ни генә язмыйлар да ни генә сөйләмиләр! Сүзне куертыр өчен сәбәпләр дә әледән-әле артып баргандай тоела. Телевизордан дисеңме, радиоданмы, Интернет яисә телефондагы төрле каналлардан килгән, матбугатта басылган мәгълүматларга башың гына чыдасын: әле генә ковидтан котылып барганда җәмгыятьтә бөтен нәрсәне саннарга күчерергә кирәк, тиз-тиз генә барлык өлкәләргә дә инновацияләр кертергә кирәк, бөтен йортларга да газ үткәреп бетерергә кирәк... кирәк... кирәк... Тик бу гомум җәмгыять турында сөйләнелгән сүзләр, ни өчендер, халыкның эчке халәтенә бик аз кагыла, ул тирәнлектә барган үзенчәлекле үзгәрешләр турында сүз бөтенләй дә юк кебек. Ә һәр халыкның үзенә генә хас, кешеләренең буыннан-буынга күчә торган гадәтләре, яшәү алымнары бар бит әле. Бер яктан, халыкны тәшкил итүче кешеләрнең тормышка карашлары бер-берсенә бик якын, охшаш, шул ук вакытта үзенчәлекле, бер-берсеннән аерылып тора. Халык гасырлар буе бер-берсеннән төрле яклары белән аерылып торган кешеләрне берләштереп яши. Әмма без бу үзенчәлеккә игътибар белән карарга, никтер, күнекмәгәнбез.

Ә бит һәркайсыбыз — тән төзе­леше белән дә, акыл һәм белем тирәнлеге белән дә, бер-берсен тормышка карашы, яхшыга-яманга мөнәсәбәте белән дә кабатланмый торган уникаль феномен. Шул ук вакытта, күпме генә инкарь итәргә тырышсак та, бу объектив хәлдән — буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрдән дә, мәдәни традиция­ләрдә һәм нормаларда формалашкан тормышка тотрыклы караштан да беркая да китеп булмый. Ә бу — бик мөһим үзенчәлек.
Әйтик, гаиләдә, шәхси тормышта өлкән буын кешеләре — әти-әнилә­ребез белән дә, урта буын кешеләре дә, яшь буын вәкилләре дә бергә яшибез. Бала чактан аларның көн­күрешенә, дөньяга карашларын, бер-берсенә һәм башка кешеләргә карата булган мөнәсә­бәтләрен, көндәлек тәртип­ләрен үзләштерәбез. Гомер бакый өлкәннәр кечеләрне яшәү кагыйдәләренә өйрәткән. Ә балалар олыларның тәртибен үзләренә килә­чәккә үрнәк итеп ала торган булган. Бу хәл, кеше теләсә-теләмәсә дә, шулай буыннан-буынга күчеп барган. Әмма тормышта үзгәрешләрнең тизлеге арткан саен бу нормалар да үзгәрә. Бүгенге яшәештә өлкән буын кешеләренең тормыш тәҗрибәсе үзләре белән кала килсә дә, яшь буын ул тәҗрибәне кулланмыйча да яши ала. Ә менә өлкән буынга күп нәрсәгә яшьләрдән өйрәнергә туры килә. Мисал өчен, мин, өлкән буын кешесе буларак, ат җигеп, бәрәңге ташый беләм. “ДТ-54” тракторында җир сөрә беләм. Ләкин минем бу тәҗрибәм улларыма кирәкми. Ә менә компьютерда нидер эшләр яисә “яшәү нигезе — акча” мәсьәләсендә карточкадагы пенсияне куллану өчен миңа улларыма түгел, хәтта оныкларыма мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәм бу хәлгә көндәлек яшәештә адым саен килеп төрте­ләбез.
Шулай итеп, төрле буын кешеләре арасында хәтта бер гаилә эчендә дә бер үк хәлгә, бер үк күренешкә күпвакыт төрлечә караш килеп туа. Кайчак, әйтик, иҗтимагый киеренке­лектә, тискәре күренешләр эчендә, я булмаса авыр холыклы туганнар, әти-әниләр белән бергә яшәп, балигъ булып, олы дөнья юлына чыккан балалар, киресенчә, башкаларга үрнәк булырлык тәртипле шәхес булып яшәп китәләр. Кыскасы, “оясында ни булса, очканында шул” дигән әйтем бүген еш кына “бишектәге бишкә төрләнә” дигән сүзләр белән сурәтлән­гән чынбарлыкка юлыга. Гомер агышында әлеге бишектәге бала бишкә дә, алтыга да төрләнергә мөмкин. Тик шунысы аерым әһәмияткә ия: шәхси аермалык, нигездә, бөтен халыкка хас булган сыйфатлар системасында яши.
Мисал өчен, туганлык хисе, туганнарга мөнәсәбәт дигән нәрсәләрне алыйк. Шәхес буларак, һәркайсыбыз хәтта үзебезнең гаиләдә башкалардан аерылып тора, һәм бу аермалар санап бетергесез. Шулай булуга карамастан, без — бер гаилә кешеләре. Үзебезнекеләр. Буыннан-буынга күчеп килгән бу гадәт, әлбәттә, төрле тирәнлектә, барыбер иҗтимагый нормага әйләнгән. Һәм без гаиләдә бер-беребездән аерылып торсак та, гаиләдән читтә булган тышкы шартларда бер-беребезгә тартылабыз, бер-беребезгә ышанабыз, бер-беребезне яклыйбыз, саклыйбыз. Әлеге иҗтимагый норма нигезендә без җәмгыятьтә дә үзара мөнәсәбәте­безне саклап яшибез. Башкача мөм­кин дә түгел. Гаилә ныклыгы, җәм­гыять­тәге гомум мөнәсәбәтләрнең нигезе бит бу, шулай түгелме? Шулай, әлбәттә! Без — бер гаилә кешеләре, бер авылда яки бер шәһәр урамында үскәнбез, көн күрәбез, өстәвенә, без — бер милләт кешеләре: бер телдә сөйләшәбез, аңлашабыз, җырлаша­быз, көлешәбез; җитмәсә, бер сәяси партиядә әгъза булып та торабыз...
Тагын ни кирәк?! Әлбәттә, без бер-беребезне ташламыйбыз! Чөнки без — якташлар. Дөнья ниләр генә күрсәтсә дә, “үзебезнекеләр” арасындагы бу мөнәсәбәткә тугры калырга кирәклеген балаларның һәм онык­ларның аңына сеңдереп калдырырга тиешбез. Миңа еш кына: “Сез кайсы районнан әле?” — дип, елмаеп мөрә­җәгать итәләр дә, “Туймазыдан”, дисәм, сүз өзелә дә куя. Ни өчен? Чөнки сорау биргән кеше башка районнан һәм мин аның өчен “үзебезнең кеше” түгел. Гәрчә үзебезнең кеше белән дә һәрвакыт кочаклашып-үбешеп яшәп булмый. Дөнья бит.
Нәкъ шушы урында проблема безнең каршыга икенче ягы белән борылып баса. Чөнки “үзебезнеке” дигән карашның да чиге дә, үлчәме дә, файдасы да, зыяны да бар. Табигый, һәр шәхес үз-үзенә югарырак максат куя, зуррак уңышка ирешергә тырыша, ә капиталистик мөнәсә­бәт­ләр эчендә күбрәк акча, байлык җыярга тырыша. Гаиләдә һәр ата-ана үзенең баласын, табигый ки, башка кеше балаларыннан якынрак күрә. Шул ук вакытта гаиләдә дә һәр­кемнең урыны да, абруе да билгелән­гән. Әйтик, әти кеше гаиләне “мал” белән тәэмин итә, шуңа күрә аның урыны өстәл түрендә. Әгәр баланы, мисал өчен, әйтик, башкалардан артык күреп өйрәтсәк, аны лаеклы булган өчен түгел, ә “үзебезнеке” бул­ган өчен генә түр башына утыртып тәрбияләсәк, шуңа ияләштерсәк, олы тормышка чыккач, кешеләр арасында хезмәт иткән оешмасындамы, я булмаса җәмгыятьтәме, ул үзенә әлеге мө­нәсәбәтне таләп итәргә тырышачак. Һәм туганлыкны, “үзебезнеке” хисен файдаланып, югары дәүләт органна­рында эшкә урнашачак. Ә бу инде җәмгыять өчен чын мәгънәсендә һәлакәт.
Шул урында бик билгеле бер сәясмәннең фикерен исегезгә тө­ше­реп китәсем килә. Бу — Син­гапурның элекке Премьер-министры Ли Куан Ю. Узган гасырда чүплеккә әйләнгән бу илне 20 ел эчендә аякка бастырып, дөньяда иң алдынгы илләр рәтенә керткән җитәкче ул. Мондый зур уңышка ничек ирешергә соң, дигән сорауга ул: “Особой сложности нет: надо посадить своего друга и родственника, обвиненных за взятку, в тюрьму”, — дип җавап биргән, ди. Метафора формасында әйтү инде, әлбәттә. Шулай да тәэсире көчле.
Кешеләр хезмәт куйган оешмаларда да, җәмгыятьтә дә бу мәсьәлә үзенә ныклы игътибар таләп итә. Ә ул игътибар тиешле күләмдә булмаса, мәсьәлә катлауланып, хәтта кайчак авыр фаҗигагә әйләнеп китәргә мөмкин. Әйтик, һәркем үзен кайсы да булса бер милләт кешесе итеп таный. Шул милли телдә аралаша, милли ризык кабул итә, милли мәдә­ният... Алай гына да түгел, үзенең милләте белән горурланып яши. Бигрәк тә үткәннәре белән һәм бигрәк тә бу горурлык артында нинди дә булса преференция исе килеп торса: “...Безнең милләт борын-борыннан бик көчле булган, укымышлы булган, сәүдәгәрләр күп булган. Безгә дә бу юнәлешкә көч куярга кирәк, миңа нефть сатарга ярдәм итеп җибәрегез. Ә мин башка милләттәш­ләргә ярдәм итәрмен”. Кайчак, дәүләт органнарына эшкә кереп, милләт мәсьәләләрен хәл итүне оештырып җибәрәсе килгән шундый күренешләр дә күзгә чалынучан.
Бу проблемаларның хәтта төрле милләтләр, илләр арасына күтәрелеп, дөньякүләм фаҗигагә әйләнеп ки­түенә тарих үзе шаһит. Мисал өчен, нацизм теориясен милләтләр һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәт­ләргә күчерү.
Гитлерның немец ариецларының башка милләтләрдән физик яктан да, интеллектлары белән дә югары баскычта торуы, шул нигездә немец фашистларының славяннар яшәгән җирләрне басып алып, алар өстеннән хакимлек итәргә хаклары бар, дигән тузга язмаган фикер белән СССРга каршы сугыш башлавы бездә генә түгел, башка илләрдә дә нинди зур һәлакәткә китерүе барыбызга да билгеле. Шул исәптән, Германиянең һәм Гитлерның үзе өчен дә: Америка белән Англия Германиянең Дрезден шәһәрен бомбага тотканда бер төн эчендә 135 мең немец кешесе үлүе билгеле.
Сугыш бер милләт кешесен дә аямый икән шул. Алай гына да түгел. Капиталистик икътисадның нигезе, товар җитештерү белән генә чиклән­мичә, туктаусыз төрле сугышлар алып баруга корылган булуы күптән билгеле. Мин бу турыда сүз уңаенда гына, яшьләр игътибары өчен генә әйтеп үтәргә мәҗбүр. Кытай дипломатлары күрсәтүенчә, АКШ үзләренең 240 еллык тарихында барлыгы 16 ел гына сугышмый торган. Соңгы 21 ел эчендә генә дә Америка алып барган хәрби операцияләрдә 800000 кешенең гомере өзелгән. Европа белән Америка пропаган­дасының бүгенге Русия белән Украина арасындагы аяныч хәлләр турындагы истерикасы беренче чиратта кеше­ләрнең игътибарын шушы саннардан икенче якка күчерү теләге белән аңлатыла.
Ни өчен Америка белән Евросоюз бүген Украинага бертуктаусыз корал ташый, дигән сорауга бер генә гомум җавап биреп була: бу да шул икътисади һәм сәяси генетика. Капитализм, билгеле булуынча, акча белән акча эшли торган икътисад — “деньги нужны для того, чтобы делать деньги”. Ә бу — үз чиратында, товарны күп итеп җитештереп, күп итеп сатарга да алган акчаны тагын товар җитеш­терүгә юнәлтү, дигән сүз. Моның өчен һәрдаим чимал табарга һәм базар чиген киңәйтергә, сатар өчен алучылар санын арттырырга. Америка складларында күпме сугыш коралы җыелган, аны сатмый торып, яңа­лар­ны алып булмый ич. Сугышмый гына ул коралны кая куйсыннар инде... Катлаулы мәсьәлә, әлбәттә...
Икенче мисал: 1945 елның фев­ралендә, Советлар Союзының немец фашистларын җиңеп чыгуы тәмам ачыклангач, Рузвельт белән Черчилль Ялтага, Сталин янына килеп, сугыш беткәч дөньяның яңа тәртиптә, тынычлыкта яшәвен тәэмин итүгә юнәлтелгән бик кирәкле карарлар кабул иткәннәр. Безнең бу язма кысасында бигрәк тә дөньядагы ул вакытта иң көчле социалистик һәм капиталистик илләр җитәкчеләренең бергә җыелып, киңәшләшеп, бер карарга килү практикасын тормышка ашыру, әлбәттә, аерым әһәмияткә ия. Башка күп мәсьәләләр белән беррәттән, Германиянең сугыштан соңгы яшәү шартларын билгеләп, коммюнике кабул ителгән. Һәм анда беркетелгән максатларга бару юлында бергәләп, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә сүз куешканнар. “Безнең ныклы максатыбыз — Германияне башка беркайчан да тынычлыкны бозмаслык хәлгә китерү”, — дип язылган бу өч җитәк­ченең бергә кулларын куеп кабул иткән коммюникеда.
Бу максатка ирешер өчен: “1. Германиядә милитаризмны тар-мар итү мотлак. Ягъни, бүгенге термин белән әйткәндә, демилитаризация үткәрергә: герман кораллы көчләрен таратырга, герман генштабын мәңгегә тар-мар итәргә, сәнәгатен армия файдасына эшләмәслек итеп, контроль астына алырга, сугыш җинаять­челә­рен тиз көндә хаклы рәвештә җәзага тарттырырга...
2. Германиядә нацизмның тамырын корытырга, бүгенгечә әйтсәк — денацификация үткәрергә: “стереть с лица земли нацистскую партию”, нацизм законнарын, оешмаларын һәм учреждениеләрен юкка чыгарырга; нацизм һәм милитаризм фикер­ләре белән җәмәгатьчелеккә йогынты ясарлык институцияләрне халыкның мәдәни, ижтимагый, икътисади һәм сәяси тормышыннан алып ташлар­га...” Шулар белән бергә коммюникеда “немец халкы, нацизм белән милитаризацияне бетергәч, башка милләтләр белән бер рәттә үзенең лаеклы урынын табачак”, дип язылган.
Ялтада бу өч бөек илнең тарихта урын алган өч күренекле дәүләт эшлеклесе, бер буынның абруйлы сәясмәннәре бергәләп кешелек дөньясын фашизмнан коткаруга зур өлеш кертеп кенә калмый, алдагы елларда да аякка басмаслык итеп, фашизмны туктатырлык саклык чаралары билгеләгәннәр. Менә ич, киләсе буын сәясмәннәренә нинди гүзәл үрнәк күрсәтелгән! Бу билге­ләнгән юлдан баруны, теләкләрне тормышка ашыруны гына тәэмин итәсе калган. Ничек соң?
Ничек, дип ни... Күп тә үтми, Американың дүрт тапкыр президентлыкка сайланган, АКШны таралудан коткарып калган, чын мәгънәсендә бөек президенты Рузвельт вафат була. Аның урынына яңа буын кешесе — Трумэн утыра. Ә аның нинди сәясмән икәнлеген бер генә факт белән дә аңлатып була: ул — тарихта беренче булып, кешеләре тыныч кына йоклап яткан Хиросима һәм Нагосаки шәһәрләренә атом бомбасы ташларга әмер биргән.
Ә эшеннән бушаган У. Черчилль, аларның версиясе буенча, “табиблар киңәшен үтәп, бераз ял итү нияте белән” Америкага китә. “Табиблар киңәшен үтәр өчен” иң кулай урын — кечкенә Фултон шәһәре сайлап алынган. Очраклы рәвештә инде, нәкъ шушы шәһәрдә Трумэн туган булган икән. Черчилль шундагы колледжда лекция белән чыгыш ясаган. Бу чакта 1946 елның 5 мартында, ягъни Ялтада сугыштан соң тыныч яшәргә сүз куешканга бер ел да үтеп өлгермәгән була…
Черчилльнең доклады Трумэнга бик ошаган. Алай гына да түгел, бу доклад “социализм илләре” белән “капиталистик илләр” арасында күп елларга сузылган “салкын сугыш” дигән мөнәсәбәтнең башланып ки­түенә нигез дип кабул ителгән. Безнең өчен бу мәкалә кысаларында Чер­чилльнең докладындагы түбән­дәге сүзләре аерым әһәмияткә ия: “...старая доктрина баланса сил ныне неосновательна..... [нужно] на основе военной силы англоязычного содружества найти взаимопонимание с Россией”. Менә бит ничек: Ялтада кабул ителгән коммюникеда Англия, АКШ, СССР җитәкчеләре бертавыштан, немецлар милләте җир йөзендәге башка милләтләрнең барысыннан да өстен, шуңа күрә немецлар башка милләт халыклары өстеннән хакимлек итәргә хаклы дип, башка илләрне басып алыр өчен дөнья сугышын башлаган Гитлер армиясенең тар-мар ителүен раслаганнар; Германияне башка беркайчан да сугыш чыгармаслык хәлгә китереп, фашизмны җир йөзеннән тар-мар итеп, башка беркайчан да сугыш башламаслык хәлгә китерәбез, дип, кулларын куйган килешүдә әле имзаларның карасы да кибеп өлгермәгән. Кул кую­чыларның берсе бакыйлыкка киткән, ә икенчесе бердәм кабул ителгән документтан баш тарта. Аның күзал­лавынча, инглиз телендә сөйләшү­че илләр (ягъни Америка, Англия һ.б.) Русия белән мөнәсәбәтне сугыш кораллары көче нигезендә корырга тиеш.
Бу сүзләрне язган кеше Ялта коммюникесын күрмәгәнме әллә, дигән сорау туа һәм бу юкка түгел. Әлбәттә, бу доклад икенче көнне үк Сталинның өстәленә ята. Һәм Сталин, Черчил­льнең докладына җавап биреп, болай дип язган: “Немецкая расовая теория привела Гитлера и его друзей к тому выводу, что немцы как единственно полноценная нация, должны господствовать над другими нациями. Английская расовая теория приводит господина Черчилля и его друзей к тому выводу, что нации, говорящие на английском языке, как единственно полноценные, должны господствовать над остальными нациями мира”.
Шулай итеп, Англия һәм Америка җитәкчеләре, өр-яңадан дөньяны икегә бүлеп, үзләренең теләкләрен тормышка ашыру юлын дәвам итәләр. 1949 елның 4 апрелендә АКШ, Англия, Франция, Италия, тагын сигез капиталистик ил бергәләшеп, НАТО­ны оештыралар, 23 майда Германия Федератив Республикасының Конституциясе кабул ителә. Ягъни Ялта коммюникесындагы карарларны инкарь итеп, Америка, Англия һәм Франция тарафыннан оккупация­ләнгән территориядә, фашист Германиясе нигезендә, яңа дәүләт — ГФР барлыкка килә. Ялта килешүен таптауга җавап итеп, 1949 елның 7 октябренә СССР зонасында Германия Демократик Республикасы — ГДР барлыкка килә. Германия җирендә барлыкка килгән бу ике республика бер-берсен дәүләт дип санамый. Шуңа күрә ГФРны төзегән илләр дә, СССР да Кораллы Көчләрен үзләренә бүленгән урыннарда калдыралар. Алай гына да түгел, Америка, Англия, Франция, бер булып, ГФРга ашыгыч рәвештә төрле яклап аякка басарга ярдәм итәләр. Еллар үтү белән дөньяда ике иҗтимагый-сәяси система арасында мөнәсәбәт катлаулана бара.
Кешеләр үзара аралаша алган, әлбәттә. Шулай да, бу аралашу юлына аркылы төшеп, “Берлин стенасы” дип аталган корылма торган. 35 елдан артык бу стена аша чыгарга теләгән һәм аларны чыгармаска тырышкан кешеләр арасындагы каршылыкларда меңнән артык кеше һәлак булган диләр.
Шуңа да 90нчы елларда СССР таркалган чорда бу стенаны алдыруга күп көч куелган. Русиянең ул вакыттагы президенты Ельцин шулкадәр арыган иде, аны ни хәлгә төшкәнче эшләвен телевидение бөтен дөньяга күрсәтте. Без дә аның, бик арыган хәлдә булса да, немецларның оркестры алдына басып, дирижер ролен башкаруын күреп, шаккатып тордык. Югыйсә, ул вакытта күпләребез Русия Кораллы Көчләрен чыгару турында да, НАТОны безнең чикләргә якын килмәслек итеп килешү дә төзеп тормаганлыгын күз алдына да китермә­дек. Ә нигә, “пьяному море по колено” икәне билгеле бит! Аның урынына, икенче бер җитәкчебез рәхмәтле немецлар тәкъдиме буенча Нобель премиясе алды.
Ялтада Рузвельт, Черчилль һәм Сталин кулларын куйган килешү елдан-ел бозыла барды. Америкада Рузвельт вафат булгач, аның урынына Трумэн утыргач та, СССР тар-мар ителеп, дөньяның тоткасы бары тик АКШ кулында булырга тиеш дигән сәясәт көчәйгәннән-көчәя барып, бүгенге көндә иң кайнар ноктага җитеп килә кебек. Бүген Евросоюз җитәкчеләренең берсе Ж. Боррель Черчилльнең сүзләрен тулысынча кабатлап, “...Русияне сугыш кырында тар-мар итәргә кирәк...” — дип, Европа илләренең күмәк хыялын белдерә; Украинаның бер сәясмәне “...те, кто живет в ДНР и ЛНР — это недочеловеки”, — дип Гитлер сүзләрен кабатлый; Англиянең премьеры: “Русиягә атом бомбасы ташлау — премьерның бурычы”, — дип белдергән. Бу ханым югыйсә, Украинаның сәясмәне кебек, канлы фетнә ясап, “Мәйдан”да яраланып яткан һәм һәлак булганнарны таптап, властька барып утырмаган, ә Мәскәүгә килеп, бүрек киеп, Русия шәһәрләре Ростов белән Воронежга суверенитет таләп итеп, һушны алган иде. Алардан тагын нәрсә көтеп була икән?

Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы, профессор.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас