Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә пенсионер бабай дачага барганда автобуста танышкан әбекәйне эзли.
Пенсионер игъланы социаль челтәрләрдә басылып чыккан.
“25нче комплекстагы хатын-кызын эзлим, аңа 72 яшь. Аны миңа әйтерсең дә Ходай Тәгалә җибәргән диярсең. Иртәме-соңмы мин аны табам. Игъланнарны 25нче комплекс буенча таратам. Мин аны тормышта бәхетле итәр өчен барысын да эшләячәкмен", — дип яза пенсионер.
Бабай сөйләвенчә, ул 3 ел элек ялгыз калган.
Фото: pulse.mail.ru