+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 октябрь 2022, 11:50

Бавыр сәламәтлеген ничек сакларга?

Берничә ризыкны көндәлек рационнан өзмәгез.

Бавыр сәламәтлеген ничек сакларга?
Бавыр сәламәтлеген ничек сакларга?

Төрек табибы, профессор Онур Ярпак “Cumhuriyet” басмасына биргән интервьюсында Урта диңгез диетасының организмга ничек тәэсир итүе турында сөйләгән.

Белгеч сүзләре буенча, андый диета кеше организмына, аеруча бавырга, уңай тәэсир итә. Әйтергә кирәк, бу диета Италия, Франция, Испания, Португалия һәм Грецияне дә кертеп, Урта диңгез буенда яшәүче халыкның традицион ризыкларына нигезләнгән. Аның составына каһвә, яшелчәләр, фундук чикләвеге, зәйтүн мае һәм сарымсак кебек ризыклар керә.

Бавыр белән проблемалар дөрес тукланмаудан, шулай ук аз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыга, дип ассызыклый Ярпак. Аның сүзләре буенча, гәүдә авырлыгы артык булган кешеләр бавырны май басу авыруына дучар булырга мөмкин.

Бавыр сәламәт булсын өчен табиб, шулай ук, куркума, артишок, кура җиләге, кара җиләк, мүк җиләге (клюква), авокадо һәм виноград, солы, вакланмаган бөртекле бодай ризыклары һәм балыкны даими туклану рационына өстәргә киңәш итә.

 

Фото: id.pinterest.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: