+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 Октября 2022, 04:45

Чыкмыйсың күңелемнән һич

Әнкәм Мөнәвәрә Сөләйманованың якты рухына багышлыйм.

Чыкмыйсың күңелемнән һичЧыкмыйсың күңелемнән һич
Чыкмыйсың күңелемнән һич

Бу истәлек-язмам әнкәм Мөнә­вәрә Гыймазетдин кызының 90 еллыгы көннәрендә аның каберенә бер уч туфрак булып барып ирешсә, кадерлебезнең рухы шат булыр иде.
Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга...
Һади Такташ.

Чынлап та, җир йөзендә иң кадерле, иң мөкатдәс сүз әнидер ул. Без моны яши-яши, бигрәк тә тормыш сукмакларында абынганда, язмыш белән “якалашканда” яхшырак аңлыйбыздыр, шәт. Әнкәйләрнең бөеклеген, биеклеген, безгә биргән бетмәс-төкәнмәс күңел җылысын нинди генә эпитет-метафораларга “төреп”, дан җырласак та, аның гүзәл кешелек сыйфатларын тасвирлар өчен бәллүр каләмнең тылсымлы вә илаһи көче дә җитмәстер кебек. Ул искиткеч могҗизага тиң, самими, горур яңгырый торган мәңгелек заттыр...
Менә, моңсу алтын көзләргә кергәч бигрәк тә хисләрне “йөгәнләп” булмый икән. Бәлки, әнкәмнең, әткәмнең, кызым Ленараның, үземнең дә көзге айларда дөньяга килүебез, шулай ук бертуган энем, югары белемле, талантлы рәссам Мәрвәрнең фаҗигале үлеме моңа берникадәр этәргечтер. Йөрәкне моң-сагыш сарганда да, күңелгә тынычлык эзләгәндә дә, ирексездән, авылымдагы үзем төзекләндергән “Әнкәйләр чишмәсе”нә юлланам. Тәүдә биредә яу кырларында башын салган фронтовик авылдашлар хөрмәтенә шулай ук үзем эшләткән парктагы мемориал такта каршында тукталам. Һәм Украина җирендә батырларча һәлак булган зур әтием Сөләйманов Хәмит Зариф улы алдында баш иям. Шуннан соң, кыйблага карап, челтерәп чыккан шифалы чишмә суын эчәм дә, аның агышын күзәтеп, бераз уйланып, басып торам: “И, гомерләр дә шулай ага икән...” Шушы изге чишмә янында якыннарымны, дусларымны искә алам, алар рухына дога укыйм. Сөекле әнкәм рухына да шундый изге гамәл кылам...
Очсыз-кырыйсыз уйларым, ирексездән, ваемсыз балачакка, кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайта. Инәкәйнең мине җитәкләп беренче тапкыр мәктәпкә алып баруын, беренче укытучым Мәрьям Гыйният кызы классына алып керүен бүген дә хәтерлим. Мәктәп формасыннан тыш, кышка дип Котдус бабайдан бишмәт тектергәне әле дә исемдә. Пиманы күрше, бер аяклы Габдулла бабай басып биргән иде. Инәкәйгә белем алу бәхете елмаймаса да, бу җәһәттән ике баласына да шактый игътибарын юнәлтте. Ул үзенчә: “Чәегезгә шикәр салып эчегез, ул башны эшләтә, шигырьне исә, иртән күбрәк кабатлагыз, алай ныграк истә кала”, – ди торган иде. Дәфтәр битенә язылган көн режимын, укулар расписаниесен йорт түрендәге стенага элеп куярга куша иде. Үзе гади колхозчы гына булса да, боларны күз уңында тота белгән бит әле! Әнкәмнең рухи орлыклары арытаба күңелләрдә шытып чыкты. Әлбәттә, җимешләрен дә бирми калмады. Алай гына да түгел, ике урыс сүзен бер-берсенә ялгый белмәгән авыл түтәе бәләкәйдән рәсем төшерүгә әвәс Мәрвәр энекәшне Уфадагы сәнгать мәктәп-интернатына урнаштырып кайтуы да үзе бер кыюлык, зур тәвәккәллек бит. Минем булачак һөнәремне сайлауда да инәкәйнең йогынтысы бар. Мәктәптә укыганда ук мин теләгән кыйммәтле “Журналист”, “Рабоче-крестьянский корреспондент” һәм төрле гәзитләр алдырды. Әлбәттә, ул минем беренче мәкаләләремне укып куанды. Тик менә университетка керә алмагач, идәнгә ятып, үкереп еладым. Инәкәй дә качып-посып шыңшыды бугай. Мине ничек тә юатты. Ә инде армиягә алынгач, ул миңа – Кытай чигенә посылка белән тарих буенча дәреслекләр җибәрде. Төннәр буе укый идем. Әлбәттә, инәкәйнең сагынычлы хатларын да кат-кат укып юана идем. Шунысы үкенечле, миңа язган хатларының берсе дә сакланмаган.
Күңелдә рабфакка керү теләге туды. Хәрби часть БДУга юллама бирәчәген ышандыргач, инәкәйгә документларны илтеп тапшыру әмәлен уйларга кирәклеген әйтеп хат яздым. Үзем исә, авылга кайтмыйча, Уфа аэропортыннан туры юллама белән университетка сугылырга план корган идем. Инәкәй, ничек кирәк алай, безнең авылда укыткан яшь укытучы Флүрә Әхмәтшинаның туган авылы Вахитка (бездән 35 чакрым) очраган транспортка утырып барып, аңа документларымны тапшырган. Үз чиратында ул аларны кабул итү комиссиясендә калдырган. Менә бит ул баласы вузга керсен дип ара ераклыгы турында да уйламаган. Мин укырга кергәч, баласын укытыр өчен төрле әмәлен тапты: Бишбүләккә барып, сөт ризыклары, көнбагыш сатты. Әлбәттә, данлыклы балта остасы – әткәбез кич утырып, заказ буенча йорт кирәк-яраклары ясады. Уфага машина белән баручылар артыннан итен-маен, бәрәңгесен, йомыркасын, төрле кайнатмалар, хәтта мәтрүшкәсенә кадәр җибәрделәр. Зур рәхмәт аларга. Үз чиратымда мин (туры килгәндә) каникул чорында печән хәзерләргә ярдәмләштем. Ерак яланнарга күп вакыт җәяү барып печән чаба идек. Инәкәй: “Әл дә атаң бар, үләне юка булган кылганлы җирләрдән дә печәнен каерып чыгара, әзерләгәнебез малларыбызның ризыгына язсын инде”, – дип печән өстеннән куллары белән сыпырып йөри торган иде...
Ә инде җәйге челләләрдә 2-3 гектар колхоз чөгендерен берничә кат утау, аны кар яуганчы кул көче белән чыгарулар, яңгырлы-карлы мизгелләрдә машинага төяп, Приют станциясенә озатулар – болар һәммәсе гади колхозчының да, балаларының да тәмам җилекләренә үтеп керде, билгеле. Түбән хакка икешәр смена ындыр табагында эшләүләр, бодай чәчүлекләрен утаулар, борчак басуларын кул чалгысы белән чабулар – берсе дә эзсез калмаган. Алар – әнкәмнең маңгаендагы сырлары, гомер буразналары булып акрын гына сызылды. Нишләптер, шомырт кебек кап-кара чәчләр бик яшьли ап-ак карлар кебек җемелдәде. “Яшьли”, – дигәннән, педагогик хезмәт ветераны Мәгъмүрә Фазуллинаның хәтергә алуы искә төште: “Тормышка чыкканчы, Мөнәвәрә апа Кунакколдан туган авылы Разыяга гәзит-журналлар алып кайта иде. Без аның матурлыгына – нурлы йөзенә, кап-кара, озын толымлы чәчләренә артыннан сокланып: “чибәр апа” дип кала идек...”
Еллар үтте, үзем дә, энем дә армиядән соң югары уку йортларының көндезге бүлеген тәмамладык. Инәкәй дә, әткәй дә моңа бик сөенделәр, әлбәттә. Тик менә әткәй генә 62 яше дә тулмастан безне ташлап, теге дөньяга китте, байтак еллар бронхиаль астма чире белән интекте. Ул безнең арабыздан киткәч, туган йорт тупсасында балаларын очырган ана кош сыман газиз әнкәбез берьялгызы калды. Дөнья мәшәкате аның иңнәренә сарылды. Әлбәттә, без, аның ике улы, яшәр, талпыныр өчен күңеленә канат куярга, янына мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырыштык.
Әткәй мәрхүм булгач, инәкәй берүзе чәмләнеп дөнья көтте – балалар, оныклар кайтуга өстәлдә сөт-каймак булсын дип авыру килеш булса да, сигез ел дәвамында сыер асрады. Моның өчен ерак яланга – “Тирән чокыр”га җәяү барып, печәнен чабарга, аны киптергәч, транспорт табып алып кайтырга кирәк. Ялгыз хатынны кем тыңлый инде. Печәне янына саламы да кирәк бит. Инәкәйнең шуны хәстәрләп, кышын бригада ишек алдына трактор белән яланнан сөйрәтеп алып кайтылган саламга “кармак салуын” Зәлия апа Каюмова аны кызганып сөйләгән иде. Аралашучан кеше буларак, инәкәй Кәфия җиңгәй белән серләшкән. Минем язмышым да аны шактый тетрәткәндер. Күз нурларын түгеп, бияләйле, оекбашлы иткән, сагынып, көтеп ала алмаган оныкларын уйлап тәрәзәдән-тәрәзәгә йөргәндер дә, ялгызы ”балавыз сыккандыр”...
Әйе, инәкәебез бик чәмчел булды, үз дигәненә иреште. Кеше кузгалганчы, үткенче транспортка утырып, Разыя авылының тугаена барып, каз бәбкәләре өчен кузгалак, шулай ук балан, колмак җыеп алып кайтыр иде. Билгеле, үз әниең хакында язу уңайсыз. Әмма хәтер сандыгында бары тик дөрес чынбарлык саклануын исәпкә алганда, бу бер дә хилафлык түгелдер, шәт. Бигрәк тә газиз әнкәмнең ахирәтләре аның кешелек сыйфатларын ачык мисаллар белән дәлилләгәндә. Фаягөл Сәетгәрәеваның сөйләгәннәреннән генә дә күп нәрсәне төсмерләргә буладыр: “Мөнәвәрә белән без бер урамда яшәдек, колхоз эшенә бергә йөрдек, күрше булып күп еллар шикәр чөгендере утадык һәм чыгардык. Чәмчел кеше буларакмы, ул иртәчел иде. Без күмәк балалар белән чөгендер басуына килеп җиткәнче, ул бер-ике кишәрлекне утап, безнең участокның турысына җиткереп куйган булыр иде. Йорт-курасында да тәртип булды. Шикәр чире белән интексә дә, сыердан, кош-корттан өзелмәделәр. Иренең кулыннан бер дә балта төшмәде.Тик гомерләре генә кыска булды. Бүген Мөнәвәрә белән Зөфәр йорт-ихаталарына кайтып керсәләр, өлкән улы белән килене яшәгән, курчакка әверелдергән төп йортны танымый торырлар иде, мөгаен...”
Әйткәндәй, заманында озак аралашкан өлкән иҗатташ дусларым, күренекле фронтовик-әдипләр Таһир ага Ахунҗанов белән Нәҗип ага Асанбаевлар, без яшәгән йортта булып, миңа күңелләрне тетрәндерерлек изге теләкләр әйтеп калдырганнар иде: “Әнвәр, син бәхетле кеше, кендек каны тамган җирдә уңган-булган тормыш иптәшең Роза белән пар күгәрченнәрдәй гомер итәсез. Бездән васыять – киләчәктә дә ата йортын ташлама, аның тәрәзәләрендә беркайчан да утлар сүнмәсен...”
Без, моңа кадәр Бәләбәй шәһәрендә үзебезнең йортта яшәсәк тә, атна саен туган йортка кайтып йөрдек. Ул йортны төзегәндә әткәй белән инәкәйнең ярдәме зур булды. Күпме генә рәхмәтләр укысак та, тормышта ялгышлыклар да, аңлашылмаучанлыклар да булгандыр. Берүк якыннарыбыз аларны кичерсеннәр инде. Ни үкенеч, газиз әнкәбез дә озын гомерле булмады – 71 яшендә безне калдырып китте. Дөнья белән хушлашасы елны 8 каз бәбкәсе торып калды. Ичмасам, аларның да игелеген күрә алмады. Мәрхүм буласы көнне авылдагы туганы – Миңнекамал апаның, күрше-күләннәрнең хәлләрен белеп йөргән. Соңгы очрашып сөйләшкән кешесе күршебез Наҗия апа була. Сизенгән кебек, хәтта чәй дә эчеп тормый. Наҗия апа биргән коймакларны кулына тотып, инәкәй хәлсез генә өйгә таба атлый. Ярый әле кайтып диванга ята.
Ике сәгать чамасы үткәч, безнең йорттан ерак тормаган Газимә апа инәкәйнең хәлен белергә килә. “Мөнәвәрә әллә авырып киткән инде”, – дип янына килсә, аның тын алганы да сизелмәгән була. Баксаң, күзләрен бөтенләйгә йомган. Шунысы үкенечле, инәкәй җан биргәндә беркем дә булмый. Без дә бу шомлы хәбәрне соңлабрак ишеттек. Ике атна элек кенә авылда булган идек. Инәкәй таякка таянып йөри иде. “Үз хәлемне үзем генә беләм”, – диде. Ә бит үзе урын-җирдә яткан ике картәнине, сукырайган Нәҗибә апасын карап, соңгы юлга озаткан кеше. Бу тәңгәлдә туганы Алия аны гел үрнәк итеп телгә ала.
Шунысы бераз үкенечлерәк: журналист булуымны бик теләгән газиз әнкәм дистәгә якын китапларымны, авылымда, Бишбүләктә, Бәләбәйдә, Уфада, Казанда булып үткән иҗат кичәләремдә, юбилейларымда якташларым атлар бүләк иткән, танылган иҗат әһелләре катнашкан чараларны күрә алмады. Ә бит нинди генә уңышларга ирешсәк тә, без тәү чиратта әнкәйләргә бурычлы. Бу нисбәттә аклану, мактану булмасын, инәкәйнең истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән авылымда чишмәне төзекләндердем, “Сагындырасың, әнкәй” (Рәис Вәгыйзов көе) исемле җыр язылды, туган йорт каршындагы әткәм музеенда аның киемнәре, “Хезмәт ветераны” медале, эш кораллары да саклана. Беләм, әнкәм, аларда синең җаныңның яктысы, җылысы чагыла. Ә минем күңелемдә шигырь юллары ярала:
...Соңгы сулышыңа кадәр, әнкәй,
Кош-корт булды синең уеңда.
Син үстергән ап-ак казлар
Каңгылдаша Кыңгыр буенда.

Кайткан саен синең җылың тоям
Аяк эзең калган тупсада.
Күзләреңә бер багасы килә:
Керсәң иде төшкә булса да...

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас