

Һәр әйбернең – үз урыны!
Бөгелмә шәһәрендә 1967 елның ямьле июнь башында дөньяга аваз салган ул. Әти-әнисе гомер бакый төзелештә хезмәт куя. Бердәнбер кызчыкларын кечкенәдән йорт мәшәкатьләренә, файдалы шөгыльгә җәлеп итәргә омтыла алар. Авылдагы дәү әнисенә дә кулдан килгәнчә ярдәмләшә Галина. Әйткәндәй, әбисе шактый хәлле гаиләдән, укымышлы-зыялы, заманында гимназия тәмамлаган, мөгаллимә булып та эшләгән. Күптәнге тугры дусты — тегү машинасын да кадерләп саклый ул. Вак-төякне тегеп бирүен үтенеп, еш кына оныгына мөрәҗәгать итә. Баш тартмый, тырыша үҗәт кызчык. Ифрат ярата, хөрмәтли дәү әнисен. Тиргәми, ипләп кенә тиешлесен җиткерә белә шул. Хуҗалык зур, өлгер генә! Дәү әтисенең дә кулыннан килмәгәне юк. Эш кораллары, кем әйтмешли, “идеаль тәртиптә”. Һәр әйбернең фәкать үз урыны булырга тиеш! Әлеге хакыйкатьне балачактан күңеленә тирәнтен сеңдерә Галина.
Туры килүен әйт син, мәктәптәге хезмәт дәресләрендә дә тегү шөгыленә гаять зур игътибар бирелә. Таләпләр ярыйсы катгый. Җитештергән әйберең мотлак сыйфатлы булсын! Мөстәкыйль эш итәргә, җаваплылыкны үз өстеңә алырга өйрән. Буш урында барлыкка килгән кагыйдәләр түгел. Мәктәпне тәмамлаганда чын мәгънәсендә һөнәр ияләре, өченче разрядлы тегүчеләр булып чыга кызлар! Шуңа да, барча укытучылар коллективына, аерым алганда Ада Петровна Жариковага, Нина Сергеевна Скопецка бүгенгәчә рәхмәтле әңгәмәдәшем.
Тегүчедер һөнәрем...
Мәктәп еллары артта. Нинди һөнәр сайларга соң? Математика, физика фәннәренә мөкиббән булган, байтак олимпиадаларда җиңү яулаган Галина Ленинградтагы институтка җыена. Тик.. язмыш үзенчә хәл итә дә куя. Якыннары еракка ялгызын җибәрергә теләми. Нәтиҗәдә кыз Октябрьскийдагы 31нче һөнәрчелек училищесына тегүчелеккә укырга керергә ниятли. Уку еллары... Вакыт дигәнең ком сәгатедәй ага гына. Күпме кичереш-тәэссоратларны үз эченә алган ул дәртле-хыялый чаклар. Тегүчелек серләренә ныклап төшенү, комсорг сыйфатында кызыклы-мавыктыргыч чаралар уздыру. Буш вакытта тулай торакның ял бүлмәсендә машинкада рәхәтләнеп-кинәнеп җаның теләгән кием-салым тегү... Өстәвенә, Иван атлы уңган, тырыш егет белән танышу, озын-озакка сузмый, гаилә кору. Баш әйләнерлек хәлләр!
“Һичнигә карамый, училищены бик яхшы билгеләренә төгәлләдем, – дип ихлас елмая әңгәмәдәшем. – Мактанудан түгел, теләсә нинди диярлек киемнең материалдан башлап, ахыргача технологик процессын тәфсилләп сөйли алам. Төпле, нигезле, тирәнтен гыйлем бирделәр безгә училищеда”.
Аңлашыла ки, һәрьяклап сәләтле кызны читкә җибәрергә теләмиләр, училищеда мастер сыйфатында эшкә калырга өндиләр. Элек-электән кече яшьтәге укучылар, баш бирмәс үсмерләр белән бердәй уртак тел табарга күнеккән Галина каушап калмый. Киресенчә, өр-яңа офыклар ачыла яшь ханым өчен. Уфадагы квалификация күтәрү курсларында ныкышмалы шөгыльләнә. Аеруча психология дәресләре ошый мастерга. Төрле холык-фигыльдәге кыз-малайлар халәтенә төшенергә, килеп туган каршылыклар сәбәбен ачыкларга омтыла. Төркемдәге 25-30 үсмернең һәркайсы аерым шәхес ич ул!
Читтән торып Уфа җиңел сәнәгать техникумында белем-тәҗрибә туплау да нәтиҗәсез калмый, билгеле. Математика-физиканы тирәнтен үзләштерүе ярдәмгә килә бу очракта. “Һич үкенмәгез, алган гыйлем югалмый, барыбер бер кирәге чыга”, диюләре хактыр!
Егерме ел хезмәт куя Галина ханым училищеда. Өлкән мастер дәрәҗәсенә күтәрелә. Фотосурәтләрне барлыйбыз. Берсеннән-берсе сылу, чибәр кызлар. Яраткан укучыларын исемләп атый, алар хакында зур горурлык хисе белән сөйли. Горурланырлык җирлек бар. Шәкертләре күптән үз сукмагын, бәхетен тапкан, әледән-әле остазларын уңышлары белән куандырып-канатландырып тора. “Сәләтсез бала, гомумән, юк ул, – дигән фикердә Галина Дмитриевна. – Укытучының максаты, изге бурычы – шул үзенчәлекле асыл сыйфатларны ачып бирүдә булышу, дөрес юнәлеш бирү”. Алтынга бәрабәр сүзләр!
Тәвәккәллек – ярты бәхет
Еллар уза. Мәкалә героебыз язмышына да сизелерлек борылышлар алып килә алар. Хезмәтендә абруй казанган ханымны шәһәрнең тегү фабрикасына чакыралар. Тәэминат һәм сату бүлегендә икътисадчы, бүлек начальнигы булып эш башлый ул. Өр-яңа тәҗрибәгә ия булу форсаты, дигән сүз. Фабрикада, нигездә, хәрби киемнәр тегәләр. Шул ук вакытта эксперименталь цех та уңышлы эшләп килә. Хатын-кызлар өчен заманча зәвыклы, матур-ыспай киемнәр җитештерелә анда. Җәйге, көзге ассортимент яңартыла-тулыландырыла килә. Модалы кием-салым кулланучыларга тәкъдим ителә. “Болай да була икән”, дип тел шартлата гаҗәпләнгән-әсәрләнгән халык...
“Зур сәнәгать оешмасында эш тәҗрибәсе тупладым үзем өчен, – дип искә ала Галина Дмитриевна ул елларны. – Республика предприятиеләре буйлап күп йөрелде. Җитди килешүләр төзү, заказлар, чимал табу ише катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә иде. Иң мөһиме – цехлар өзлексез эшләргә тиеш. Максатка ирешелде, дигән фикердәмен. Ул чорда без җитештергән синтепон одеялларга, мендәрләргә, матрасларга, махсус эш киемнәренә ихтыяҗ зурдан иде. Әйтсәм әйтим инде, читтән торып җиңел сәнәгать институтын да тәмамладым бит әле мин. Үтә дә актив, тынгысыз еллар булды ул!”
Кызганычка каршы, тегү фабрикасында озак эшләргә туры килми. Заман шаукымы. Бай тарихлы, колачлы производство ябылуга дучар ителә. Арытаба нишләргә, кайсы сукмактан атларга?.. Ә нигә әле үз эшеңне ачып җибәрмәскә? Һәрхәлдә, яңа шөгыльгә тотынып карарга, нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне сынарга мөмкин ич! Тәвәккәлли кыю-зирәк ханым. 2010 елда шәхси эшкуар булып теркәлә. Тегү остаханәсен ачып җибәрә. Ышанычын яулап өлгергән биш кием кисүчене эшкә ала. Фабрикада кече цехны җитәкләгән Әлфия Кәли кызы исә тәү көннән уң кулына әверелә. Иң башта, әлбәттә, базар ихтыяҗын яхшылап өйрәнә. Кулланучы табылмаса, хезмәтеңнән ни файда?! Хәер, бу җәһәттән әллә ни кыенлыкка очрамый, кызына кием-салымны, хәтта ки мәктәп формасын да, шәхсән үзе тегә ич ул. Таныш-белешләрнең күзе кыза матур-ыспай күлмәкләргә. “Безгә дә тегеп бирегезче”, дип үтенәләр. Ялкауланма гына!
Ялкауланмый. Иртә таңнан кара төнгәчә дигәндәй хезмәт урынында. Өстәвенә, икътисад техникумында, гуманитар институтта дәресләр дә бирә. Ярый әле әнисе ярдәм итә, оныкларына күз-колак, терәк була. “Остаханәдә башта махсус киемнәр җитештерү белән шөгыльләндек, – ди Галина Дмитриевна. – Медицина училищесы, элемтә үзәге, балалар санаторийлары, мәктәпләр, кунакханә, кафе-рестораннар, кибет челтәрләре, сәүдә комплекслары заказлар бирә иде. Сәхнә киемнәренә дә ихтыяҗ зурдан. Шәһәрдән генә түгел, Туймазыдан, Бәләбәйдән, ут күрше Татарстаннан еш мөрәҗәгать итәләр. Товар белән тәэмин итүчеләребез дә (алар, башлыча, Уфадан, Мәскәүдән) ышанычлы, күптән сыналган”.
Кулланучылар тугрылык саклый
Галина ханым карамагында баштагы елларда ике остаханә була. Беренчесендә, югарыда әйтелгәнчә, махсус киемнәр җитештерелсә, икенчесендә шәхси заказлар үтәлә. Бүгенге көндә исә шәхси тегү остаханәсе генә эшли. Сәбәпләр төрле, бина ремонты, куллану базарындагы үзгәрешләр, дигәндәй... Хәер, дүрт кешедән торган коллективка эш җитәрлек. Эчке киемнәрдән башлап, тире-мех әйберләргә, автомобиль, йорт җиһазларына тышлыклар, япкычларга кадәр тегәләр. Сыйфатка тел тидерерлек түгел. Тәү чиратта, уңыш сере заман таләпләренә җавап бирердәй һөнәри җиһазга кайтып кала, дип исәпли әңгәмәдәшем. Остаханәдәге профессиональ тегү машиналары үзләренә йөкләтелгән технологик процессларны төгәл, җиренә җиткереп үти. Әллә нинди төр машиналар урын алган биредә. Трикотаж, тире-мех, каты тукымалар тегәр өчен тәгаенләнгәннәре дә бар. Чалбар балагын кыскарта, тукыма кисәкләрен типчеп чыга торганнары...
“Вакыт белән бергә клиент соравы, таләпләре дә үзгәрә, әлбәттә, – ди Галина Карасева. – Ковидка, хаклар үсүгә сәбәпле, кулланучылар ихтыяҗы башкачарак төсмер ала. Гади халык яңа әйбергә әллә ни кызыгып бармый, еш кына элеккеләрен ремонтлата. Һәр мөрәҗәгатьне канәгатьләндерергә омтылабыз, билгеле. Даими клиентларыбыз, шөкер, безгә тугрылык саклый”.
Хәзерге чорда үз эшен ачарга батырчылык иткәннәргә киңәш-нәсыйхәтен дә бирде Галина Дмитриевна. Төп игътибарны базар ихтыяҗын җентекле өйрәнүгә юнәлтү мотлак. Югары сыйфатлы җиһаз булдыру зарур. Кадрлар мәсьәләсе зур әһәмияткә ия, яхшы коллектив ярты уңыш, дигән сүз. Исәп-хисап эше, көндәлек дигән төшенчәне дә истән чыгарырга ярамый. Базар тулы, интернет-кибетләр дә бихисап икәнлеген онытмыйк. Малтабар шөгыле оештыру сәләтенә, җитезлеккә турыдан-туры бәйле. Күз ачып йомганчы дигәндәй үзгәрүчән шартларга тиз арада җайлаша белергә кирәк. Четереклеме? Әлбәттә. Аның каравы, даими камилләшү, осталыгыңны чарлау ихтималлыгы бар.
Сүз дә юк, гаилә әгъзаларының, якыннарның хуплавы, теләктәшлеге бик мөһим.
Галина Карасева шәхси тормышында да бәхетле. Хәләле белән бергә гомер итүләренә 36 ел. Иван Владимирович байтак еллар “ОЗНА” җәмгыятендә хезмәт сала. Кызлары Катерина, уллары Владимир мөстәкыйль дөнья көтә. “Үз тәҗрибәмнән чыгып фикер йөртәм. Иң мөһиме – тәүдә башлангыч һөнәри белем алу, – дип ассызыклый хөрмәтле шәһәрдәшебез. – Аннан инде сайлаган шөгылең буенча югары гыйлемгә ия булу. Балаларым да сигезенче сыйныфтан соң төзелеш һәм нефть техникумында укып чыкты, арытаба югары уку йортларын тәмамлады. Эшлиләр. Кызыбызның ике улы бар. Оныкларыбыз яшәешкә ямь өсти, картаерга ирек бирми. Янә дә изге урыннарга сәяхәт кылырга яратабыз. Көч-куәт туплап, рух күтәренкелеге тоеп кайтабыз ерак сәфәрләрдән. Тормыш дәвам итә!”
Әйе, Җир әйләнә, аның белән бергә адәм балалары да алга таба “тәгәри”. Мәкалә башында күңелдә тарихи вакыйгалар яңаруы хакында сүз кузгаткан идем. Чыннан да, Галина Карасева белән әңгәмә кору дәверендә кичәгегә бүгенге көн күзлегеннән караш ташладык, уртак хатирәләргә бирелдек. “Үткәннәрдә – Кеше язмышы”, дип бик дөрес фикер йөртә мәкалә герое – булдыклы малтабар.
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.