+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 октябрь 2022, 14:05

Өйгә нәрсә бәхет җәлеп итә?

Тормышыгызга иминлек, уңыш китерүче әйберләрегез булсын!

Өйгә нәрсә бәхет җәлеп итә?
Өйгә нәрсә бәхет җәлеп итә?

Өй гөлләре кешегә яхшылык, иминлек теләп тора, негативны юк итә икән. Әлбәттә, алар каралган булырга тиеш. Гөлләрегез матур савытта да булсын.

Төрле җәнлек фигуралары йорт хуҗаларын бәхетсезлекләрдән саклый, диләр. Мәсәлән, эт, аю, юлбарыс, дракон. Берничә фил сынын тигез итеп тезеп куйсагыз, өегез негатив энергиядән дә чистарыр. Сыннар зурдан бәләкәйләнүгә таба тәртиптә тезелгән булса, тагын да яхшырак.

Мендәрләргә дә игътибар итегез. Алар матур булырга тиеш. Мендәрләрдәге чәчәкләр сәламәтлекне саклый, кешеләр, җәнлекләр төшерелгән булса, хәвеф урап узар, ә мендәрләрдәге йортлар, пейзажлар уңыш җәлеп итәр.

Ә менә искергән, тузган тапочкаларны, ертык-тишек киемнәрне, ватык савыт-сабаны өегездән чыгарып ташлагыз. Алар бәхетсезлек җәлеп итә.

Фото: cont.ws

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: