Комик Александр Морозов, Евгений Петросян үзенең 77 яшендә дә арыганлыгын беркайчан да күрсәтми, дип ышандыра. Морозов Петросян энергетиклар яисә башка төрле дарулар кулланадыр дип уйлый.
Шул ук вакытта, Александр билгеләп үткәнчә, Евгений Вагановичның нинди дә булса стимулятор кулланганын күрмәгән. Юморист фикеренчә, РСФСРның халык артисты тормышка мәхәббәтен саклап калган һәм шул сәбәпле энергияле кала ала.
Морозов, үзенең уңай хисләре белән Петросян башкаларга да көч бирә ала, дип белдерә.
Шуны да билгеләргә кирәк: Интернетта утыручылар да Петросян нинди дә булса энергетиклар кулланадыр, дип уйлый. Һәм аларны кулланырга аны яшь хатын мәҗбүр итә, дип яза алар.
Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан.