

Борын-борын заманда бик хәтәр хәлләр булган. Хәзер алар онытылып беткән, онытылмаганнары әкияткә әйләнеп калган, бүген аларга беркем дә ышанмый. Ышанмасыннар да, ди, хәзерге кешеләр нибары миллион ел яши, ә җирдәге тормыш миллиард еллар дәвам итә. Шулай булгач, кешеләр нәрсә белсен.
Кыскасы, борын заманда адәмнәр бик дәү булган. Аларны кеше дип тә атамаганнар, алпамшалар булган алар. Шулкадәр зур булганнар – таудан-тауга гына басып йөргәннәр. Шулай бермәлне бер алпамша хатыны үзенең малае белән безнең якларга килеп чыккан. Утырган ул хәл җыярга, үз алдына нәрсәдер җырлаган да була икән. Ә малае шунда мәтәлчек атынып уйнап йөри, ди. Шунда ул җирдә бик гаҗәп ике нәрсә күреп ала. Бу малай белгән бернинди бөҗәккә дә охшамаганнар үзләре. Учына ала да әнисе янына йөгерә, аңа күрсәтә инде.
– Әй, балам, кайдан таптың син моны? Бу бит – кеше. Алда барганы – ат. Аңа сабан тагып кеше җир сөрә. Шуннан иген чәчеп үзенә икмәк үстерә. Бездән соң җирдә нәкъ менә шундый кешеләр яшәр, алар бик вак һәм күп булыр. Син боларны имгәтмә инде, урыннарына илтеп сак кына җиргә куй, – ди.
Моннан соң күп вакытлар үткән. Җирдә меңәр елга сузылган бозлы кышлар булган, туфан калыккан, вулканнар аткан, метеоритлар төшеп шартлаган. Белмим, нинди сәбәптәндер, тереклек ваклана башлаган. Алпамшалар да кечерәйгән. Хәзер инде җирдә кешеләр барлыккка килгән, алар алпамша варисларын Шүрәле дип атаган. Алар кеше телен белсә дә, адәмнәрдән ерак торырга тырышкан, кара урманнарда яшәгән. Ләкин каты суыкларга берничек тә өйрәнә алмаганнар икән. Кышкы салкын төннәрдә шүрәлеләр авылга килә икән, абзарга кереп, мал янына ятып йоклаганнар. Моны халык белгән инде, кайвакыт шүрәле атның ялын үреп киткән, бәлки, хуҗага рәхмәте шул булгандыр.
Безнең Карабай янындагы урманда да шүрәлеләр яшәгән. Элек бабайлар сөйли иде, акланда хәтта алар таган атына торган яшь каенлык та булган. Төнлә шулай күңел ачалар икән. Тик бер шүрәле икенче уен яраткан: бер атны тотып ала да, ди, төн буена чаптырып йөри икән. Атның хуҗасы Мансур абый аптырап калган, иртән айгыры кайтып керә, аягында чак басып тора, мондый ат белән эш эшләп була димени? Уйлаганнар инде, шүрәле эше бу дигәннәр. Нинди әмәлен күрергә, шүрәлене ничек куркытырга? Уйлап тапканнар бит, атны төнгелеккә чыгарганда Мансур абый аның сыртына бик шәп итеп сумала сылап куйган.
Төн әллә нинди шомлы булган, күктә ай калтырый, агачта яфраклар дерелди, ди. Бик озак тоелган бу төн, шулай да иртәнчәк кып-кызыл булып кояш калыккан. Шунда урман ягында яшәүче кешеләр күргән: Мансур абыйның аты кайтып килә икән, мескеннең кабыргалары тырпайган, аяклары калтырый, көчкә тын ала икән. Ә өстендә... Сумалага ябышкан шүрәле утыра!
Шүрәленең авылга зыяны күп булган инде, бабайлар – таяк, хатыннар көянтә-фәлән тотып чыкканнар да, шап та шоп килеп тотынганнар тукмарга. Мансурның кызлары, йөгереп чыгып, капка ача башлаган. Ат сыртындагы шүрәле йортка үтә, кызларга сәлам бирә. Каян белгән диген, исемнәрен әйтеп сөйләшә бит. Мансур абый киенеп чыккач, бигрәк тә татлы телгә әйләнә. “Абзыкаем, коткар бу бәладән, минем башны шайтан бутады. Бу мәхшәрдән исән алып калсаң, урап үтәрмен сезнең утарны”, – ди.
Мансур абый кешеләргә карый:
– Үчегез канганчы тукмадыгызмы соң? Бер эләккәндә азрак иштек шул дип үкенмәссезме? Акылга утырды микән соң бу шайтан? – ди.
Бу сүзләрдән кешеләр кабынып китәләр дә, урман пәриен тагын бераз дөмбәсләп алалар. Теге мескен акыра инде:
– Үтермәгез, зинһар! Исән калдырсагыз, беркайчан да малыгызга тимәм, йортыгызга зыян итмәм. Башкаларга да әйтермен, балаларыгызга, оныкларыгызга да якын бармабыз! – дип антлар итә инде.
Халык бит инде бөтенләй кансыз түгел, моны жәлләп тә куялар. Җиткәндер моңа, диләр. Мансур моны ат сыртыннан кубарып ала. Ирләр шүрәленең сумалалы артына тибә-тибә авылдан куалар. Тегесе, исән калуына канәгать булып тизрәк урманга сыпыртасы урынга, каргап маташа икән:
– Авылыгыз алты йорттан артмасын, күпме яшәсәгез дә, халык үрчемәсен! – дип кычкырган.
Менә шуннан ышанмый кара, күпме вакыт үткән, ә Карабайда йортлар беркайчан да алтыдан артмады, халык үрчемәде, хәзер инде анда карт-коры гына торып калган.
Әйе, элек шундый хәлләр булган. Ялган дияр идең, Мансур абыйның нәсел-нәсәбе әле дә исән бит. Сүземне алар ялганга чыгармас.