+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 октябрь 2022, 12:35

Сабый күзләренә һәм аккан суга ешрак карагыз!

Ни өченме? Хәзер беләбез!

Сабый күзләренә һәм аккан суга ешрак карагыз!
Сабый күзләренә һәм аккан суга ешрак карагыз!

Ялтыравык кыйммәтле ташларга озак карамагыз. Алар сезнең акылны алырга мөмкин. Шул ук сәбәп буенча тулган Айга да озак карап торырга ярамый.

Соңгы арада тормышыгызда күңелсезлекләр күбәйдеме? Аккан суга карап торыгыз. Утка карап тору да яхшы, ул башыгызда кайнаган проблемаларны “яндырырга“ тиеш.

Гөнаһсыз сабыйларның күзләренә ешрак карагыз. Җаныгыз ни теләгәнне аңларсыз.

Әниегезнең күзләренә карарга яратасызмы? Бу карашыгыз аңа озын гомер бүләк итәргә тиеш.

Уң күзегезгә тузан керсә — яхшыга. Сул күзегезгә керсә, сак булыгыз. Күзгә керфек керсә, теләкләр үтәлүгә икән.

Үлгән кешенең күзләренә карамагыз. Артыннан китәсегез килмәсә...

Күзләр белән бәйле сынамышлар күп. Ә сез аларга ышанасызмы?

Фото: mobillegends.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: