– 15 җир кишәрлегеннән файдалану турындагы боерык "Газпром-газораспределение Уфа" җәмгыяте гаризалары нигезендә чыгарылды, - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин. - Рөхсәт районның торак пунктларына газ кертеп бетерү процессларын тизләтергә мөмкинлек бирә, бу халыкның тормышын уңайлырак итә. Ә бу, үз чиратында, аларны үстерергә һәм районга инвестицияләр җәлеп итәргә булышлык итәчәк.
Оешмалар гаризалары нигезендә дүрт элемтә объектын урнаштыру өчен җир кишәрлекләреннән файдалануга рөхсәт бирелде.
Узган елның җәендә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте үзара ярдәм итешү турында килешү төзеде. Килешү проекты торак пунктларны газ белән тәэмин итү схемасы нигезендә җир кишәрлекләренә хокукны 2 тапкыр кимрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.