+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 октябрь 2022, 11:20

Һәр бүләкнең сере бар!

Яңа елга ике ай вакыт калды. Тиздән кемгә нәрсә бүләк итәргә дип баш вата башлаячакбыз. Ә бит бүләккә бирелгән кечкенә әйбер дә нидер аңлата. Сез аның серләрен беләсезме? Хәтта бүләк итүче үзе бу хакта уйланмаса да, аның бүләгенең кеше тормышына ниндидер йогынты ясавы мөмкин.  

Һәр бүләкнең сере бар!
Һәр бүләкнең сере бар!

Кәнфит бүләк иттеләрме? Бик яхшы. Байлык һәм татлы тормыш көтә үзегезне.

Шоколад — власть һәм мәхәббәт символы. Шокалад бүләк иткән кешегә бүләк алучы тартыла башлый икән...

Шәм — тормыш, белем, караңгылык белән көрәшне аңлата. Бүләккә шәм алсагыз, тормышыгызга өмет килер.

Хушбуй явызлыктан саклый һәм мәхәббәткә ишарәли. Мондый бүләк рәхәт, бай тормыш вәгъдә итә.

Бияләй һәм перчаткалар — җылылык һәм яклау символы. Аны бүләк иткән кеше сезне ярата һәм сакларга, якларга тели.

Чынаяк — сәламәтлеккә һәм җитешлеккә. Тормышыгыз “тулы чынаяктай” булырга тиеш.

Бизәнгеч яисә акча — бик яхшы бүләк! Тормыш энергиясе, власть, байлык билгесе.

Ә менә эчемлек бүләк итүчене аңлавы авыррак. Бер яктан, ул тормыш мәгънәсен аңлау, муллык белән чагыштырылса, икенче яктан мәкерле уйларны аңлатырга мөмкин.

Тастымал — чисталык, якланганлык билгесе. Караңгы көннәрегез артта калачак, якты матур көннәр киләчәк!

Фото: tut-magaz.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: