+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 ноябрь 2022, 08:30

Яңа елга тылсымлы печенье әзерләгез!

Бәйрәм кичендә татлы тәгамне сындырып, эченнән үзеңне киләчәктә ни көтәсе турындагы серле язуны уку бик күңелле бит, килешегез! Аны әзерләү дә авыр түгел.

Яңа елга тылсымлы печенье әзерләгез!Яңа елга тылсымлы печенье әзерләгез!
Яңа елга тылсымлы печенье әзерләгез!

Безгә кирәк булачак:
  1/2 стакан он;
  50 г шикәр;
  2 йомырка агы;
  ванилин.
Йомырканың акларын күпертәбез. Шикәр, он, ванилин кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Камырны 15 минутка суыткычка алып куябыз.
Тиешле вакыттан соң табага печенье камырын калаклап салып чыгабыз. Һәрберсен якынча 8 сантиметр диаметрлы итеп җәелдерәбез. Берьюлы күпләп эшләргә тырышмагыз.
Көеп китмәвен күзәтеп, печеньеларны мичтә 4-5 минут пешереп алабыз. Читләре бераз алсу төскә керергә тиеш.
Табаны мичтән алгач 10 секунд көтегез һәм һәр җәймәне коймак әйләндергән кебек әйләндереп чыгыгыз.
Хәзер тиз генә әзер язуларны һәр җәймәнең уртасына салып, читләрен бөкләп, ябабыз һәм уртасыннан чынаяк читенә эләбез. Шулай алар тиешле формага кереп катачак.
Әзер печеньеларны эретелгән шоколадка манып алырга, кокос валчыклары сибәргә була.

Хәзер печенье эченә саласы язулар турында сөйләшик. Бу татлы ризык белән сез, әлбәттә, якын кешеләрегезне, дусларыгызны сыйлаячаксыз. Шуңа аларга матур киләчәк юрап, “Бәхет көтә!”, “Мәхәббәт киләчәк!”, “Тиздән яхшы хәбәр ишетәсең!” кебек язулар әзерләргә мөмкин.
Язуларны серле, яшерен мәгънәле итеп эшләргә дә була. Мәсәлән: “Сине тапканнарын теләсәң, яшеренмә!”, “Югалтканны табасың киләме? Яңаны ал!”, “Үзгәрешләр киләчәкне кабул иткәч килә, ә үткәннәр белән көрәшкәндә түгел”, “Кайчан ялгыш борылыш ясаганыңны аңлар өчен артыңы әйләнеп кара” һәм башкалар. Барысы да сезнең фантазиядән тора.
Шунысы мөһим — бәйрәм кичендә тылсымлы печеньеларны ачу өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә күңелле.
Матур бәйрәм көннәре, якты киләчәк көтсен сезне, дуслар!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас