+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 декабрь 2022, 06:10

Ни өчен ЗАГСка юл тотучылар арта?

Соңгы арада Русиядә өйләнешүчеләр артуына Роза Сабитова аңлатма биргән.  

Ни өчен ЗАГСка юл тотучылар арта?Ни өчен ЗАГСка юл тотучылар арта?
Ни өчен ЗАГСка юл тотучылар арта?

Илнең билгеле димчесе, Беренче каналда “Давай, поженимся!” тапшыруын алып баручыларның берсе, милләттәшебез гаилә корырга теләүчеләр артуны “авыр вакытлар” белән аңлаткан.

“Авыр вакытлар җитсә, барысы да гаилә турында уйлана башлый. Гаиләнең терәк, ярдәмче булуын көтә, шуңа ышана. Әле хәтта моңа кадәр гаилә традицияләрен, паспортка штамп куюны тәнкыйтьләгән кешеләр дә “баш миен кабыза” һәм өйләнешә”, — дигән ул “Говорит Москва” радиостанциясенә биргән әңгәмәсендә.

Билгеле алып баручы нәкъ әлеге вакытта өйләнешүчеләр ешаюын кешеләрнең “табигый психологиясе” дип билгеләгән.
Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фото: “modada.top”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас