-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 декабрь 2022, 10:55

Губин савыкмасмы инде?..

Укучыларыбыз арасында 90нчы елларның мегайолдызы Андрей Губин җырлары астында дискотекаларда биегәннәр бардыр. Илдә зур үзгәрешләр барган катлаулы чорда безнең күңелләргә иҗаты белән җылылык өстәгән җырчы һәм композитор сәхнәдән кинәт югалды. 2005 елда ул Кремль сәхнәсендә соңгы тапкыр чыгыш ясады.  

Губин савыкмасмы инде?..
Губин савыкмасмы инде?..

Шул вакыттан бирле Андрейның өметсез авыру булуы турында сүзләр йөри. Нинди чирдән интегә соң ул?
Шул ук 90нчы еллар йолдызы Ирина Салтыкова шушы көннәрдә “Суперстар” проектында артист турында сөйләгән. “Егетне кызганам. Алкоголь аркасында күпме кешеләрне югалттык. Бу бик моңсу. Табигать үзе сиңа ниндидер авыру биргәндә бер хәл.. Ә монда... Һәркем җиңә алмый шул”, — дип белдергән Ирина Салтыкова “Газета.ру”га.
Билгеле булуынча, Андрей Губин үзенең сәхнәгә чыга алмавын сул як битенең прозопалгиясе белән аңлата, ул бу хәлне хроник талчыгу һәм стресслар белән бәйли.
Шул ук вакытта җырчының дуслары, танышлары (шул исәптән Андрей Разин) аның бу неврологик чирне уйлап чыгаруы турында белдергән иде.
“Андрейның психика белән җитди проблемалары бар. Аңа гел бите кычыткан һәм авырткан кебек тоела. Без аны табибларга йөрттек, берни тапмадылар”, — дип белдергән “Ласковый май” продюсеры “Комсомольская правда”га.
Андрей Губин — безнең якташыбыз, ул Уфада туып үскән. Шуңа да күңелгә якын кебек. Ә сез “Мальчик-бродяга”ны ярата идегезме? Йолдызларга да яшәү җиңел түгел бит, дуслар, килешегез... Бәлки бу чагу егеткә күз тигәндер, ничек уйлысыз?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: