+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
8 декабрь 2022, 07:30

Искеләрне ташлагыз, яңаларын башлагыз!

Узып баручы елда соңгы тулган Айның йогынтысы бик көчле булачак.

Искеләрне ташлагыз, яңаларын башлагыз!Искеләрне ташлагыз, яңаларын башлагыз!
Искеләрне ташлагыз, яңаларын башлагыз!
Бүген, 8 декабрьдә, Башкортстан халкы узып баручы елның соңгы тулган Аен күзәтә алачак. Уфа вакыты буенча 9:08 сәгатьтә— декабрьнең соңгы тулган Ае калкып чыгачак.

Кышның беренче аенда тулган Ай Игезәкләр йолдызлыгына туры килә, нәтиҗәдә, энергетикасы икеләтә булачак. Мондый вакытларда кешеләр аеруча сак булырга тиеш. Шуңа күрә сүзләрне сайлап кына сөйләргә, гамәлләрне җентекләп уйлап эшләргә, конфликтларны булдырмаска, үзең теләмәгән эшләрне башкармаска кирәк.

Бу вакытта нинди эшләр башкарырга мөмкин соң, дисезме?
Киләсе тулы Айга кадәр башкарырга теләгән эшләр исемлеген төзегез — бу сезнең эчке һәм тышкы ресурсларыгызны дөрес кулланырга ярдәм итәчәк.

Әгәр дә Сез иҗади кеше булсагыз, үзегезне тынычландыра торган яраткан эшләрегез белән шөгыльләнегез.

Бу көнне иске әйберләрне барлап, ниндидер авыр хатирәләр белән бәйлеләреннән арыну яхшырак булыр. Шулай ук кирәкмәгән әйберләрне мохтаҗларга бирергә, яки сатарга мөмкин.

Дусларыгызга яисә туганнарыгызга кунакка барып килегез, алар белән вакыт үткәрегез, чәй өстәле артында күңелегез булганчы сөйләшеп утырыгыз.

Яхшы кәеф белән өйгә ниндидер яңа әйбер алыгыз. Мәсәлән, бу Яңа ел символы — Куян уенчыгы булырга мөмкин, ул өйдә күңелле, яхшы атмосфера тудырачак.

 
 
Фото: biwork.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас