-2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2022, 10:50

Яңа ел хакында кызыклы фактларны беләсезме?

Тиздән — бәйрәм! Безнең илдә ул берничә дистә ел элек башка төрлерәк билгеләнә иде...  

Яңа ел хакында кызыклы фактларны беләсезме?
Яңа ел хакында кызыклы фактларны беләсезме?

1947 елга кадәр 1 гыйнвар Русиядә иң гади эш көне була. Календарьга үзгәрешләр Югары Совет Президиумының 1947 елның 23 декабрендәге указы буенча кертелә.
Шуңа күрә яңа 1948 елны СССР халкы бәйрәмне күңел ачканнан соң ял итү мөмкинлеге белән каршы ала.

Элек курантлар сугу алдыннан дәүләтнең беренче кешесенең котлавы булмаган. 1970 елда барлыкка килгәч тә ул бәйрәм котлавына бик охшамаган әле. Леонид Брежнев бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзелеше һәм Дәүләт мәсьәләләре турында бик озак сөйләгән.
Шунысы кызык, киләсе елда яңгыраган котлау кыскарак булган.

Безнең илдә 1970 елларда Кыш бабайны өйгә чакыру буенча популяр традиция барлыкка килгән.
Элегрәк Яңа ел хуҗасы бары тик мәдәният йортларында, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булган тамашаларда гына бүләкләр биргән һәм балалар белән әйлән-бәйлән уйнаган.

Яңа ел теләкләре язылган кәгазь яндыру традициясе безгә узган гасыр уртасыннан килде. Әмма ул бүген дә популяр.
Узып баручы елның соңгы минутларында кәгазьгә күңелегездәге иң матур, иң изге теләкне язып, аны яндырырга өлгерсәгез, һичшиксез, ул үтәләчәк, дип санала.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: