+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 декабрь 2022, 10:15

Песи энәләр йоткан...

Уфада ветеринария табиблары мәчегә катлаулы операция ясаган.

Песи энәләр йоткан...
Песи энәләр йоткан...
Уфа ветеринарлары энә йоткан җиде айлык мәчене коткарган. Клиникага йорт хайванының хуҗасы мөрәҗәгать иткән. Песи, тегү кораллары салынган тартмага кереп, җепле энәләр ашаган.

Хуҗалары мәченең авызыннан бер энәне үзләре тартып чыгарырга өлгергән. Икенчесен рентген рәсемендә тапканнар. Куркыныч әйбер, азык юлы буйлап бернинди каршылыксыз үтеп, ашказанына барып җиткән. Хайванны коткару өчен табиблар операция ясаган.

"Операция уңышлы үтте, "Некис" кушаматлы мәче һушына килде инде", - дип яза ветеринария табиблары социаль челтәрләрдә.

 
 
Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: