

Илнең башкаласына көз яңадан әйләнеп кайткан, күрәсең. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле яңгыр коя, аны синоптиклар тропик яңгыр дип атаган. Башкаланың кайбер районнарын су баскан. Социаль челтәрләрдә, иртән шәһәр халкының эшкә ничек баруы турында кадрлар пәйда булды. Видео "ВКонтакте”да басылган.
Мәскәүдә бу яңгырлар рекорд куйды. Дүшәмбегә каршы төндә 17 мм яңгыр яуган, бу декабрьнең айлык явым-төшеменең өчтән бере. Элекке рекорд 1981 елда теркәлгән булган, дип хәбәр итә «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус.
Синоптиклар кискен җылытуга алмашка бозлавык һәм көчле җил киләчәк, дип кисәтә.