+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 декабрь 2022, 14:35

Яңа ел алды мәшәкатьләре... хәтерне “йомшарта”

Галимнәр бу чорда кешенең баш миендә үзгәрешләр булуын исбатлаган.

Яңа ел алды мәшәкатьләре... хәтерне “йомшарта”
Яңа ел алды мәшәкатьләре... хәтерне “йомшарта”
Яңа елга кадәр 17 көн калды, дуслар. Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме якынлаша. Күңел белән көтеп алган бу бәйрәмгә сез дә әзерләнә башлагансыздыр бит?

Кибетләр, базарлар Яңа ел бизәкләре белән тулды, алар әллә каян игътибарны үзенә тартып тора. Әти-әниләрнең, картәти-картәниләрнең балаларга тәм-том салынган Яңа ел бүләкләре, уенчыклар эзләү чоры башланды. Ә менә галимнәр Яңа ел бәйрәменең кешенең баш миенә аерым йогынты ясавын хәбәр итә. Психологлар әйтүенчә, бәйрәм рухы, аңа әзерлек чоры бәхет гармоннарын арттыра, организмга дофамин һәм серотин күпләп бүленеп чыга башлый.

Яңа ел бәйрәме чоры кешенең баш миен активлаштыра, адреналин “ташкыны” биләп ала. Бу үзенчә организмга берникадәр стресс бирә һәм хәтер, игътибарлылыкны “йомшарта”.

Яңа ел алдыннан бигрәк тә кибетләрдә, базарларда, даруханәләрдә төрле акцияләргә күзләрегез кызып, алдана күрмәгез!

 
 
Фото: kakznatok.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: