+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 декабрь 2022, 17:55

Бавыр салаты

Рецепты бик гади, ә үзе искиткеч тәмле.

Бавыр салаты
Бавыр салаты
Бавыр салатының төп сере — аның табынга матур итеп бирелүендә. Рецепты бик гади булса да, искиткеч тәмле салат ул.

Салат өчен 1000 грамм бавыр (каз, тавык яки үрдәк бавыры), 400 грамм яшел тәмләткеч үләннәр (салат яфраклары, шпинат, кузгалак), ярты бал калагы тоз, алма серкәсе, 50 грамм үсемлек мае, 50 грамм бал, 50 грамм соя соусы, 150 грамм он, 200 грамм май (кыздыру өчен).

Бавырны онда әвәләп алырга һәм майлы табада ике ягын да кыздырырга.

Тәмләткеч ясау өчен үсемлек маен, серкәне, балны һәм соя соусын салып, яхшылап бутыйбыз. Әлеге маринадны бавыр өстенә салабыз (ул аны сусыл итәчәк). Яшел тәмләткеч үләннәр кушып, табынга чыгарабыз.
 
Бик тәмле була, бу салатны кунаклар да яратып ашар. Ашларыгыз тәмле булсын!

 
Фото: donatewales.org

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: