

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Бу инде чын-чынлап балаларның түземсезләнеп көткән бәйрәме. Нәни йөрәкләрнең һәркайсы Яңа елда теләк-хыялларының чынга ашуына, Кыш бабай тылсымлы капчыгына нәкъ менә сабый үзе көткән бүләкне салып алып килүенә ышанып яши. Бүген Яңа елга татлы күчтәнәчләрнең ниндиләре генә юк. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бүләк җыелмалары байтак. Шулай да балага нинди бүләк сайларга? Кайсы төре аның сәламәтлеге өчен хәвефле булмас? Әти-әниләр өчен балаларга бүләк алу темасы көннән-көн актуальләшә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре бүләк сайлаганда бәягә яки оригиналь упаковкага гына игътибар итеп калмыйча, мәгълүмат язылган этикетканы җентекләп өйрәнергә дә киңәш итә. Ул, һичшиксез, продуктны идентификацияләүче документ, куллану үзенчәлекләре (җитештерү датасы һәм урыны, азык-төлек кыйммәте, составы, саклау шартлары), яраклылык вакыты, авырлыгы, җитештерүченең адресы, фирма атамасы турында белешмәләрне үз эченә алырга тиеш.
Төргәк эчендә исемнәре белән кәнфит саны турында (данәдә яки граммлап) исемлек һәм җитештерүче фабриканы күрсәтүче мәгълүмат та булырга тиеш. Санитар нормалар буенча, балаларны тукландыруда өрек төше, арахис, спиртлы тәм-томнар, шулай ук карамель (леденцы шул исәптән), кремлы пирожныйлар һәм йогуртлар, сагыз кебек ризыкларны куллану тыела, шуңа күрә андый тәм-томны бүләк җыелмаларына да кертергә рөхсәт ителми.
Моннан тыш, сатып алучы кибеттән продукциянең хәвефсезлеген күрсәтүче документларны таләп итә ала.
Әти-әниләргә түбәндәге киңәшләргә игътибар итү бик мөһим.
Кагыйдә буларак, яраклылык вакыты тәм-томнар җыелмасы составына кергән иң тиз бозыла торган азык-төлек буенча билгеләнә. Бүләк алганда, сатып алу көненә иң якын дата белән төрелгән бүләкне сайларга кирәк, шул вакытта кәнфит, вафля һәм печенье яңарак һәм тәмлерәк булачак.
Балалар өчен бүләк сайлаганда кондитер ризыклары составында азык өстәлмәләре, консервантлар, төрле кушылмалар белән эшләнгән майлар (трансмайлар) аз булган җыелмаларга өстенлек бирергә кирәк.
Әти-әниләр татлы бүләкне үзләре дә ясый ала. Әйтик, балаларның яраткан кәнфитләрен сатып алырга, тәм-томнар янына уенчык салырга (матур пакетта булсын) һәм матур итеп бизәргә кирәк.
Сыйфатлы тәм-том җыелмасы составына шоколад, кәнфит (эчендә желе, вафлялы, суфле белән) керергә мөмкин, шулай ук, төргәк эчендә: вафля, прәннек, печенье, йомшак ирис, как, зефир һәм мармелад булсын. Зефир белән мармелад һәм как салырга да онытмагыз. Бу тәмлекәчләр, башка татлы ризыклар белән чагыштырганда, иң зарарсызы, чөнки аларда шикәр азрак.
Татлы ризыклар составында тәм-том көчәйткечләре, консервантлар (Е200, Е202, Е210, Е249), синтетик буяулар, табигый булмаган ароматизаторлар, төрле кушылмалары булган майлар, шулай ук табигый каһвә булырга тиеш түгел. Табигый буяулар һәм ароматизаторлар булуы рөхсәт ителә.
Балага уенчык рәвешендәге яки эчендә ниндидер сюрприз булган бүләкне сайлап алу күңеллерәк булачак. Бүләк эчендә кондитер ризыклары белән бергә уенчык та булса, сабыйга аеруча ошаячак. Ләкин бу уенчык аерым пакетта булырга тиеш. Яшь чикләүләрен һәм хәвефсезлек таләпләрен истә тоту бик мөһим. 3 яшькә кадәр балалар өчен тәгаенләнгән уенчыклар табигый мехтан һәм тиредән тегелгән булмасын, чөнки алар – көчле аллерген. Шулай ук уенчыкта пыяла һәм башка ватыла торган материаллар, вак детальләр дә булырга тиеш түгел.
Татлы бүләкне 15-17 градус температурада сакларга кирәк, югыйсә, саклау шартлары бозылган очракта, шоколад ак кунык белән капланырга мөмкин.
Әгәр дә татлы бүләкләр, шулай ук балалар киеме, аяк киеме һәм уенчыкларның сыйфаты һәм хәвефсезлегенә бәйле шик туа икән, аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итә аласыз.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда балалар товарларының сыйфаты, хәвефсезлеге һәм Яңа ел бүләкләрен сайлау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли (Телефон: 8 (800-55)
5-49-43).
Әйе, һәр әти-әнинең, картәни-картәтинең өйдәге сабыйларны Яңа ел бүләге, күчтәнәч биреп сөендерәсе килә. Шуңа да өлкәннәргә балага тәм-томнар, уенчыклар алганда бик игътибарлы булырга, аны дөрес сайларга киңәш итәр идек.