

Әлшәй районында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәмендә байтак мәсьәләләр хәл ителә. Әлеге проектта Кызыл авыл Советына караучы Уразмәт авылы халкы да катнашырга теләк белдерде. Бу уңайдан узган ел ахырында урындагы халык катнашлыгында зур чара оештырылды. Анда, нигездә, агымдагы елда Уразмәт авылы зиратын киртәләү мәсьәләсе каралды. Авыл халкы моңа дәррәү кушылды, чөнки ата-бабалар җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту һәммәбезнең изге бурычы.
Мәгълүм булуынча, БАССРда авыл Советлары 1919 елда төзелә башлый. Авыллар һәм авыл халкының мәдәни үсеше, белем һәм тәрбия мәсьәләләренең торышы авыл Советларының төп бурычы булып тора. Авыл Советларына кергән җирләр, сәүдә башта аерым кешеләр кулында була. Коллективлаштыру чоры башланып киткән 1930 елларда авыл Советлары аерым хуҗалыкларны колхозга берләштерү, сату-сатып алу, җир мәсьәләләре буенча эшли. Шулай ук чәчелгән культураларның уңышын арттыру, чәчү орлыкларының сыйфатын яхшырту, кибетләрнең эшен җайга салып җибәрү кебек бик зур һәм мөһим эшләрне алып бара. Уразмәт авылы тирәсендәге Тавричан, Красный Клин, Черниговка, Орловка, Равнина, Константиновка, Зеленый Клин, Писаревка, Чулпан, Яр Ташлы, Ташлы, Алпай (бу авылны “Екатеринаславка” дип тә йөрткәннәр), Әхмәр, Немецкая Волынка авыллары Уразмәт, Константиновка, Кызыл авыл Советлары составында булган. 1957 елда – Уразмәт, 1959 елда Константиновка авыл Советлары Кызыл авыл Советына кушыла. БАССР Югары Советы Президиумының 1991 елның 18 сентябрендәге карары нигезендә Зеленый Клин һәм Константиновка авыллары аерылып чыга һәм яңа Зеленый Клин авыл Советы барлыкка килә. Бераздан Красный Клин авылы да Зеленый Клин авылына кушылып, бу авыл Советына өч торак пункты керә. Хәзерге вакытта Кызыл авыл Советына Уразмәт, Тавричан, Морзагол, Чулпан, Яр Ташлы, Орловка, Писаревка авыллары карый. Үзәге – Тавричан авылы.
Уразмәт авылына 275 ел элек нигез салына. Аңа Меркет-Мең волосте башкортларының эре җирбиләүчеләре белән төзелгән килешү нигезендә 1747 елда Минзәлә өязеннән типтәрләр килеп утырган. Көчләп чукындырудан качып, күп кенә татарлар шулай үзләре яшәгән урыннарны калдырып, XIII-XVI гасырларда башкорт җирләрендә сыену урыны таба. Авылга нигез салучы – Уразмәт Исембәтов (1696-1787). Ул вакытта 51 яшьлек ир узаманы гаиләсе белән бу якларга күченеп килгән.
Тарихтан билгеле булуынча, аның өч улы: Ходайназар, Ходайбирде, Рәҗәп булган. Эзләнү эшләремнең нәтиҗәсендә Уразмәт Исембәтовның тугыз баласы булуы ачыкланды. Авылдашларымның шәҗәрәләрен өйрәнеп йөргән көннәрдә Уразмәт авылында туган бик күп авылдашлар һәм якташларымның нәсел җепләре Урәзмәт Исембәтовның нәсел тамырларына барып үрелде. Уразмәт Исембәтов авылга нигез салучы гына түгел, уразмәтлеләрнең ерак бабалары да булып чыкты. Моңарчы авылдашларым бу турыда бөтенләй белми иде. Шушы мәгълүматның дөреслеген авылдашларымның шәҗәрәләрен өйрәнеп йөргән чагымда үзем дә исбатладым.
Гомумән, уразмәтлеләрнең ерак бабалары укымышлы, иманлы, эшлекле кешеләр булган. Ревизия язмаларындагы исемнәр янында “урядник”, “старшина”, “указлы мулла”, “мәзин”, “мөгаллим” дигән сүзләрне еш очратырга була. Авылыбызда борынгы заманнарда ике мәчет булган, ике мәхәллә эшләгән. Бу үзе генә дә ерак бабаларыбызның укымышлы кешеләр булганлыгы турында сөйли.
Уразмәт авылы мәчетләренең берсе 1930 елда ябылган һәм, күчерелеп, Кызыл елгасы буена башлангыч мәктәп итеп салынган. Ул чорда башлангыч мәктәптә йөз бала укый. Әлеге белем учагы 1937 елда җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә. Мине, Стәрлетамак районының Түбән Усылы авылында туып-үскән кызны, Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, 1968 елда шушы мәктәпкә укытучы итеп җибәрделәр. Ул вакытта мәктәп сигезьеллык иде. Читтән торып Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында белем алдым. Укытучы һәм мәктәп директоры булып 35 ел эшләдем.
Хаклы ялга чыккач, 75 яшемә кадәр 20 елга якын клуб мөдире булып эшләдем, Уразмәт авылында хезмәт салган дәвердә “Сөембикә” татар фольклор ансамбленә җитәкчелек иттем.
Һич арттыру түгел, булмышым белән Уразмәт авылы өчен җан атып яшим, Уразмәт дип тибә йөрәгем! Авылдашларымда үткән тарихка, динебезгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан Тарих-туган якны өйрәнү музее булдырдым. Аның бер бүлмәсендә киндердән сугылган сөлгеләр күргәзмәсе оештырдым. Шушы ук бина авыл халкы өчен гыйбадәтханә булып тора. 2004 елда бу йорт авыл мәчете итеп рәсмиләштерелде.
Авылдашларымның ярдәме белән Бөек Ватан сугышы яугирләре, тыл батырлары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә багышлап, мемориаль комплекс булдырдык. Авылдашларымның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы үзем нәшер иткән “Онытылмый сугыш еллары” китабында да урын алды.
“Кайтырбыз!” –
дип киткәнсез дә,
Кайтмагансыз, калгансыз...
Аяусыз канлы көрәштә
Башыгызны салгансыз.
Яуда калган солдатлар сез,
Яуда калган якташлар.
Сезнең хакта сөйли бүген
Гранит, мәрмәр ак ташлар.
Кайттыгыз сез ак таш булып,
Туган җиргә кайттыгыз!
Озак еллар чит җирләрдә
Кайталмыйча яттыгыз...
...55 ел гомерем Уразмәт авылы белән бәйле. Барлык гомерем авыл тарихын, авылдашларның шәҗәрәсен өйрәнүгә, халыкка мәгърифәт нуры таратуга, авылыбызның мәдәни һәм дини тормышын үстерүгә багышланды. Бу авыл миңа якын һәм кадерле! Гомер иткән авылыңны да туган авылың кебек яратып була икән! Шушы ямьле татар авылында җәмәгатем Камил Сибәгать улы белән улыбыз Динарны, кызыбыз Ларисаны үстердек, аларга яхшы тәрбия бирдек, югары белем алырга ярдәм иттек, зур тормыш юлына чыгардык. Балаларыбыз күптән инде үзләре әти-әни: акыллы, тәүфыйклы, иманлы балалар үстерәләр.
Уразмәттә уңган, тырыш, булдыклы кешеләр яши. Соңгы елларда биредә Кызыл авыл Советы җитәкчелеге тарафыннан һәм изге күңелле, олы йөрәкле авылдашларымның, якташларымның ярдәме белән зур һәм мөһим эшләр башкарылды. Авылдашларымның “Урындагы башлангычларга ярдәм” проектында катнашуына да чиксез шатмын. Авыл халкының активлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсе уңышлы булыр, әлеге мөһим проектта катнашып, җиңеп чыгар дип ышанам. Үткәне матур, киләчәге өметле булган бай тарихлы авылым хакындагы язмамны шигырь юлларым белән тәмамлыйсы килә:
Мин бу җирдә туып-үсмәсәм дә,
Эзләремне салдым бу җиргә.
Әйтер сүзләремне
әйтеп калыйм,
Хакым бардыр, димен, әйтергә.
Туган җирем кебек кадерле син,
Гомер иткән җирем, Уразмәт!
Буыннарны буыннарга бәйләп,
Яши белгәннәргә мең рәхмәт!
Тел кадерен белгәннәргә
рәхмәт.
Шулар миңа илһам биргәннәр.
“Туган авылым!” дип яши белә,
Туган җирнең кадерен белгәннәр.
Җир шарының иң гүзәл урыны –
Туган җир ул!
Шуны аңладым.
Эзләремне мин
бу җиргә салдым...
Үкенечләр булып калмады.
Клара ТУКАЕВА,
Әлшәй районының шәрәфле шәхесе.
Әлшәй районы, Уразмәт авылы.
Фотолар Клара Тукаеваның шәхси архивыннан алынды.