+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2023, 10:05

"Җилем-Фест. Русия халыклары уеннары"ннан читтә калмагыз

2023 елның 28 гыйнварында «Красноусольск» курорты территориясендә "Җилем-Фест. Русия халыклары уеннары" төбәкара мәдәни-белем бирү фестивале узачак.

"Җилем-Фест. Русия халыклары уеннары"ннан читтә калмагыз"Җилем-Фест. Русия халыклары уеннары"ннан читтә калмагыз
"Җилем-Фест. Русия халыклары уеннары"ннан читтә калмагыз


Фестивальнең спорт өлешендә «Мәргән укчы» ярышлары, «Бәйге» форматында башкортларның күптөрле ярышлары һәм Бөре укчыларыннан «Русские забавы» программасы булачак.
"Русиянең төрле төбәкләреннән килгән командалар үзара ярышачак, барлыгы 150 катнашучы, - ди фестивальне оештыручы «Тархан» туроператоры җитәкчесе Илдар Биккузин. - Фестивальгә тамашачы сыйфатында 500гә якын кеше килер дип көтәбез. Безгә шулай ук бөтен илдән туризм тармагы вәкилләре килә, алар Уфа һәм Башкортстан белән танышачак, фестивальгә барачак, безнең төбәкнең табигате, милли гореф-гадәтләр һәм кухнясы турында да күзаллаячак".
Тамашачылар өчен оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләделәр: атларда һәм чаналарда шуу, балалар өчен мастер-класслар һәм күңелле стартлар. Мәйданчыкта һөнәрчеләр ярминкәсе һәм гастро-рәтләр эшләячәк.
"Җилем фест. Русия халыклары уеннары "Бишбармак" кулинария студиясе" streer-food форматында гадәти булмаган яңалык - бишбармак тәкъдим итәчәк.
Фестиваль алдыннан Уфада вакыйгалар туризмы форумы узачак. Аңа илнең төрле төбәкләреннән туристик вакыйгаларны оештыручылар киләчәк. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, туризмга грант ярдәме турында фикер алышачак. Кунаклар Уфа белән танышачак, икенче көнне «Җилем фест. Русия халыклары уеннары» халыкара форумында катнашачак, аннары «Торатау» геопаркының башка истәлекле урыннары буенча узачак.
"Җилем-фест «Русия халыклары уеннары» - катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә бушлай. Чаралар 12.00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар фестивальгә күпме кунак көтүен аңлар өчен, сылтама буенча чарага теркәлергә сорыйлар: https://forms.yandex.ru/u/6398a34973cee708cd4559f3/. Һәр теркәлгән кеше бүләк алачак.
"Красноусольск" шифаханәсенә кадәр махсус бәя белән трансфер оештырылачак. Тулырак https://vk.com/zilimfest сылтамасы аша да белергә була.
Проект Президентның мәдәни башлангычлар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Флото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас