+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2023, 17:15

Куян күчтәнәче

Районда иң арттагы хуҗалык булып сөйрәлеп йөрүләр тәмам туйдырды. Күпме тырышып-тырмашып, барлык көчне салып эшләсәк тә, район буенча өч елга бер тапкыр да алга китеш юк – план тулмый. Инде итен дә җитештерәбез, сөтен дә савып алабыз, чөгендерен дә үстерәбез – аңламассың.

Куян күчтәнәчеКуян күчтәнәче
Куян күчтәнәче
Һәр айны планны тутырырга исәп тотып, эш планы билгелибез. Юк, барып чыкмый. Эшебездә алга китеш булмагач, бригадирларны да, ферма мөдирен дә ай саен алыштырып торалар. Булмый икән булмагач...
Бер айны хуҗалыкның җитәкче кадрлары утырышында ферма мөдире түзмәде:
– Инде сөткә куша торгач, күлнең суы бетеп бара, – дип ычкындырып ташлады.
Икенче көнне фермага янә яңа мөдир куйдылар. Хәзер авылда бу вазыйфага куярлык кеше калмагач, инде икенче түгәрәккә китте, шул ук кешеләр яңадан тәгаенләнә башлады. Ә план барыбер тулмый.
Узып баручы ел да куандырмады – план тулмады.
Кичәге җыелыштан соң җитәкчелек бухгалтерия хезмәткәрләрен җыеп алды.
“Теләсә нишләгез, планны тутырып кайтыгыз!” – дип, җитәкче мине районга җибәрде.
Нишлисең инде, план тулмаса да, районга отчетны тапшырып кайтырга кирәк. Төшенке күңел белән статистика бүлегенә килеп кергәч, балтамның суга төшкәнен шунда ук аңладылар.
– Нәрсә, быел да план тулмыймы? – дип сорады бүлек җитәкчесе.
– Шулайрак шул. Менә тагын берәр ай ныклы эшләсәк, тулыр иде, бәлки, – дип, алып килгән кәгазьләрне аның алдына салдым.
Маңгаендагы күзлеген танавына төшереп куйды да:
– Ә-ә-ә, шулайрак икән шул. Мин отчетны караганчы син бар әле күрше урамдагы кибеткә барып, “куян күчтәнәче” алып кил, монда шунсыз эш барып чыгарлык түгел, – диде, миңа серле генә елмаеп.
Начальник кеше әйткәч, кушканны үтәми булмый. Мин, пәлтәмнең якасын күтәрә биреп, күрше урамга таба атладым. Урамның матурлыгы: Яңа ел бәйрәменә шулкадәр матур итеп бизәгәннәр! Кая карама, куян рәсеме, куян сыны. Өстәвенә, кулына кишер дә тоттырганнар. Бәй, миңа да кишер алып килергә кушты микәнни? Нинди була икән инде ул “куян күчтәнәче”? Шундый уйлар белән кибеткә килеп кердем.
– Миңа куян күчтәнәче бирегез әле! – дидем.
Сатучы тирә-ягына каранып алды да:
– Үзеңәме, әллә берәрсенәме? – дигән сораулы карашын төбәде.
– Начальникка! – дидем дә, башка сүз кушмадым. Ул, иелеп, гәзиткә төрде дә минем сумкага салып куйды.
– Үземә шәп кенә атлаган кебек тоелса да, статистика бүлегенә барып кергәндә бер бүлмәдә табын да корылган иде.
– Әйдә, тиз генә бул, сине күпме көтәргә була? – дип, минем кулымдагы сумкамнан куян күчтәнәчен алып, өстәлгә утыртып та куйдылар.
– Менә шундый ак башлы куян күчтәнәчен ел саен алып килгән булсаң, планың һәрвакыт тулган булыр иде, – диде бүлек начальнигы, кулыма мин алып барган кәгазьләрне тоттырып. –Менә планың да тулды, бер генә нуль өстисе бар иде...
Менә шулай куян күчтәнәче белән мин еллык отчетны тапшырып, планны тутырып кайттым.

Таһир ВИЛДАНОВ.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас