Тамашачыларга "Папины дочки" роле буенча таныш булган Русия кино йолдызы Елизавета Арзамасова билгесез диагноз белән дәваханәгә эләккән. Бу хакта “Passion.ru” электрон порталыннан билгеле булды. Лизаның ире, Русиянең танылган фигуралы шуучысы һәм тренеры Илья Авербух, бу хәлдән соң үзенә урын таба алмый.
Эш шунда ки, Елизавета Горький исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрында барган "Золушка" тамашасында катнашырга тиеш булган. Әлеге спектакльдә танылган актриса төп рольне уйный. Әмма Елизавета үзенең кинәт ныклап авыруы аркасында театр сәхнәсендә чыгыш ясый алмавы турында хәбәр итә.
Режиссер Елизавета Арзамасованы шул ук коллективның башка актрисасына алыштырырга да өлгергән, хәзер аның урынына Золушканы Карина Стрелкова уйнаячак.
Бу көннәрдә Илья Авербух икеләтә борчылу кичерә: ул Олимпия чемпионы Роман Костомаровның сәламәтлеге турында борчыла, ә хәзер кинәт авырып киткән хатынының диагнозы да билгеле түгел.
Фото: stuki-druki.com