+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2023, 09:55

“Мартка кадәр барысы да сүнәчәк”

Жириновскийның соңгы фаразлары чынга ашармы? Язга озак алмады...  

“Мартка кадәр барысы да сүнәчәк”“Мартка кадәр барысы да сүнәчәк”
“Мартка кадәр барысы да сүнәчәк”

Билгеле сәясәтче, ЛДПР лидеры, үткән елның 6 апрелендә дөньядан киткән Владимир Жириновский еш кына җәмәгатьчелекне трибунадан әйтелгән көтелмәгән сүзләре, хәтта фаразлары белән телсез калдыра иде. Әлбәттә, аның фаразларын беркем дә диярлек чынга кабул итмәде. Ләкин бер көн килеп, алар чынга аша башлады бит! Жириновский Украинадагы хәлләрне, мобилизацияне, хәтта Европа илләрендә газ кыйммәтләнүен дә алдан әйткән булып чыкты.
Билгеле сәясәтченең соңгы фаразы буенча, 19 сентябрьгә кадәр көтәргә кирәк. Бу көннән соң “2024 елның мартына кадәр барысы да сүнәчәк”. Жириновский сүзләре белән әйтсәк, “заглохнет”. Ә соңыннан нәрсә булыр — табышмак. Фаразга ышансак, 2023 елда тынып тору көтелә, ләкин бу яңа давыл алдындагы тынычлык кына булырга мөмкин.
Жириновский 2036 елның язмышны хәлиткеч булачагын да әйткән. Бу вакытка Русия якын көнчыгыш дәүләтләре белән көчле берлек төзиячәк — Төркия, Иран, Сирия, Ирак белән.
“Визалар бетәргә, урыс теле кертелә башларга, тыгыз икътисади бәйләнешләр булдырылырга мөмкин. 20 елдан соң русиялеләрнең барлык бакчалары (дачалары) Урта диңгез ярларында булачак! Тыныч юл белән! Олимпиадаларны ШОС кысаларында үткәрәчәкбез. НАТО таркалачак”, — дигән сүзләре билгеле Жириновскийның.
Сәясәтче бу вакытка гомум компьютерлаштыру һәм чиплаштыру да булачак, дигән.
Жириновскийның бер безгә ошамаган фаразы да бар — ул пенсияләр турында онытырга кушкан...

Фото: “pro-dachnikov.com”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас