+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2023, 05:15

Ләйсән Үтәшева матурлык серләрен ачкан

“Матурлык патшабикәсе” дип йөртелүче Ләйсән Үтәшева социаль челтәрдә үзенә язылучыларга гүзәлрәк күренү өчен нинди алымнар куллануын бәян иткән.  

Ләйсән Үтәшева матурлык серләрен ачканЛәйсән Үтәшева матурлык серләрен ачкан
Ләйсән Үтәшева матурлык серләрен ачкан

Гаҗәпләнерсез, ләкин һәрвакыт “йөз процент формада” булучы Ләйсән Үтәшева да кайвакыт иртән бит шешенү аркасында күзләрен “таба алмый” икән. Ләйсән әйтүенчә, моны булдырмас өчен биек мендәрдә йоклау ярдәм итә, ди.
Ә инде барыбер иртән битегез яхшыракны теләргә калдыра икән, Ләйсәннең тагын бер киңәше бар. Проблемалы урыннарга боз куярга яисә салкын кашыклар белән биткә массаж ясарга кирәк.
Гүзәлләрдән гүзәл спортчы ханым шешенүгә каршы яхшы чара рецепты белән дә уртаклашкан. Иртән имбирь һәм куркума салынган чынаякка кайнап чыккан су коеп, ун минут көтәргә һәм эчәргә кирәк. Бу эчемлек искиткеч яхшы нәтиҗә бирә икән!

Фото: “letsgophotos.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас