+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2023, 13:25

Заворотнюк катнашлыгында яңа сериал күрсәтелә башлый

Актрисаның иҗатын яратучылар мондый яңалыктан гаҗәпкә калган.  

Заворотнюк катнашлыгында яңа сериал күрсәтелә башлый
Заворотнюк катнашлыгында яңа сериал күрсәтелә башлый

Әйе, тиздән “Приставы” драматик сериалы экраннарга чыгачак. Анда Анастасия Заворотнюк та катнаша. Гаҗәпләнмәгез, бу киноны төшерү 2017 елда ук тәмамланган. Премьераны күрсәтми торганнар. Актрисаны якын күрүчеләр янә аның образын экраннарда күрә алачак.
Анастасия Заворотнюкка куркыныч диагноз — баш мие яман шеше диагнозы куелганга өч елдан артык вакыт үтте. Шуннан башлап аның кеше алдында күренгәне юк. Әле ул иң яхшы клиникаларның берсендә дәвалануын дәвам итә.
Күптән түгел аның ире — Петр Чернышев Надежда Стрелецның YouTube-шоуында катнашты. Комментаторлар билгеләвенчә, спортчы бик үзгәргән, ябыккан һәм үз яшеннән өлкәнрәк күренә...

Фото:” vokrug.tv”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: