+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 февраль 2023, 15:20

Игорь Николаев дәваханәгә эләккән

Җырчыны ашыгыч рәвештә интенсив терапия бүлегенә салганнар.

Игорь Николаев дәваханәгә эләккән
Игорь Николаев дәваханәгә эләккән
Билгеле эстрада җырчысы, композитор, Русиянең халык артисты Игорь Николаев 31 гыйнварда төнлә «инфаркт» диагнозы белән дәваханәгә эләккән.

Табиблар Игорь Николаевта инфаркт булуын раслаган. Бу турыда “112" телеграмм каналы хәбәр итә.

Музыкантның якыннары бер тәүлек элек ашыгыч ярдәм чакырта, ә аннары аны Мәскәү кардиоүзәгенә китерәләр. Хәзерге вакытта ул интенсив терапия бүлегендә. Аны белгечләр тикшерә.

Хезмәттәшләре һәм аның җанатарлары җырчының тизрәк савыгуын тели.

 
Фото: u2.9111s.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: