

Күрәзәче Анатолий Емельянов фикеренчә, конфликт яз һәм җәй айларында кискенләшәчәк, ә 2023 елда сөйләшүләр булмаячак. "Теләсә нинди конфликт һәрвакыт сөйләшүләр белән тәмамлана, әмма бу 2025 елдан да иртәрәк булмаячак", – дип белдерә Емельянов.
Шулай ук ул Джо Байденның икенче срок ахырына кадәр яшәмәячәген, ә менә Александр Лукашенко Беларусь Президенты вазыйфасыннан китәргә мөмкин, дип ышандыра.
Әзербайҗан белән Әрмәнстан арасындагы конфликт та озак дәвам итәчәк, дип тә белдерә күрәзәче.
– Тайвань белән Кытай арасында зур конфликт булачак, - ди ул.
Емельяненко коронавирусның беркая да китмәячәген, ә калачагын һәм аның башка төрләре барлыкка киләчәген дә әйтә. Аңа ышансак, кешелеккә, шулай ук, Африкадан яисә Азиядән киләчәк яңа йогышлы авыру да яный икән.
Ә менә безнең илдә әле хаклар артуын дәвам итәчәк, ди.
Менә шулай. Ышансагыз - ышаныгыз. Ә иң яхшысы — барысы да әйбәт булачагына ышану!
Фото: “dzen.ru”