+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 февраль 2023, 05:11

“Әткәй-әнкәй гомерләрен Миңа калдырган икән”...

105 яшен куып килүче Гайниямал Шәңгәрәева башыннан кичкәннәрен шигъри юллар белән генә сөйли.Чал тарихлы басмабыз бик күп чорлар аша узды. Хәзер инде аның битлә­рен­дә үткәне, бүгенгесе, киләчәге килеп тоташа. Гәзитебездә 105 ел эчендә йөзләрчә мең кеше язмышлары чагылыш тапты. Бер уйлап карасаң, бер гасыр гәзит өчен әллә ни күп тә түгел кебек. Ә менә кеше гомере белән чагыштыра башласаң, кем генә 105 яшькә кадәр яши ала икән? Дөрес, алары да миллионга бер! “Кызыл таң” бабаебызның яшьтәше булган бүгенге язмабыз герое, иҗади күңелле, шигырь юллары кушып сөйләшүче Гайниямал Шәңгәрәева — нәкъ шундый шәхесләребезнең берсе.

“Әткәй-әнкәй гомерләрен Миңа калдырган икән”...“Әткәй-әнкәй гомерләрен Миңа калдырган икән”...
“Әткәй-әнкәй гомерләрен Миңа калдырган икән”...

Гайниямал 1918 елның 20 сентяб­рендә Илеш районының Игмәт авылында туган. (Игмәт белән Абдулла авылларыннан кешеләр күчеп килеп, яңа Кызыл Байрак авылына нигез салалар, Гайния­малның да әти-әнисе бирегә күчүчеләр исәбендә була). 13 баладан нибары алтысы гына исән кала алар. Әниләре Шәр­фелъямал бик иртә, 46 яшендә мәрхүмә булу сәбәпле, балачакның да нәрсә икәнен юньләп татымаган ул. Өченче сыйныфны тәмамла­гач, Гайниямалны әти­се мәктәптән бөтен­ләйгә алып кайтып китә.
“Язучылар булыр идем,
Укытмады әткәем.
Дүрт баласын миңа куеп,
Яшьләй үлде әнкәем.
Заманалар авыр иде,
Үпкәләмим, әткәем”.
— Әнкәй башта чирләп ятты, аннары бик иртә үлеп китте. Өйдәге барлык эш минем җилкәгә торып калды. Үземнән тыш, абый, өч сеңлем, энем бар. Аларны ашатырга кирәк. Әтигә хатынлыкка димләп килүчеләр дә күп булды, ләкин баштарак өйләнмәде, — дип хәтер йомгагын сүтә Гайниямал Мөхәммәтша кызы.
Әтисе Мөхәммәтша Дәүләтшин авылда йомырка җыючы булып эшли. Гайниямал да аңа бу эшендә ярдәмләшкән, “өч класс кына укысам да, учетчик итеп эшкә алдылар мине соңрак”, дип сөйли Гайниямал әби.
— Әти үземне иртәрәк кияүгә бирмәкче иде, риза булмадым, бармадым, — ди әбекәй.
Бераздан әтисе шулай да хатын алып кайта. Үги әнисе бер-бер артлы балалар таба, ләкин берсе дә исән калмый. 51 яшен­дә әтисе үлеп киткәч, үги әниләре үзләренә кайтып китә.
“Миңа озын гомерләрне
Кемнәр теләде микән?
Әткәй-әнкәй гомерләрен
Миңа калдырган икән”.
Абыйсы тормыш корып, үз гаиләсен карый. Гайниямал өч сеңлесе, энесе белән кала. Аларны ашатыр өчен көнне-төнгә ялгап колхозда эшли ул. Туганна­ры­ның та­макларын ялгар өчен басуга ашарга китергәндә аларны да алып барып, ашатып, шулай тәрбияләп үстерә. Соңрак балалар бакчасында да, клубта да эшләгән ул. Авыр заман булуга карамастан, кич утырып күңел ачкан яшьләр. Ча­бата киеп биегән­нәрен бүген дә хә­терли.
“Кулкайларым алтын булды,
Бик күп эшләр башкардым.
Иләк ясап башладым да,
Палас сугып, носки бәйләп,
Тапычкида туктадым”.
1940 елда Гайниямал Мөхәммәтша кызы тормышка чыга. “Үзем бармас идем, алдап, урлап алып киттеләр мине. Башка егетне ошатып йөри идем”, — дип көлеп искә ала ул. Чыннан да, чая авылдашы Мәүләви Шәңгәрәев төшеп калган егет­ләрдән булмый шул. Кирәк икән — өзде­реп гармун уйнарга, кирәк икән, ошатып йөргән кызын урлап алып кайтырга да күп сорап тормый.
Яшь гаилә, килешү төзеп, Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга эшкә китә. Матур гына итеп эшләп йөргәндә 1941 елда илебез өстенә олы афәт килә, Бөек Ватан сугышы башлана. Мәүләви Закирҗан улын шундук сугышка алып китәләр. Гайниямал менә-менә бала табарга җитеш­кән, авырлы килеш бер ялгызы Свердловскида торып кала.
Ашарга да юк, яңа туган бала белән эшкә дә чыгып булмый. Свердловскидан эшкә килгәннәрне куып дигәндәй кайтаралар. 1 айлык баласы белән Гайниямал туган ягына юллана. Башта поезд белән, аннары пароходта, җәяү дә бик озын юл үтә ул. Кайтып җиткәнче күпме михнәтләр күрә. Кайтып җитүгә Фәнәви исемле улы инде ике айлык була. “Фәнәвине генә сакла!” — дип яза фронттан ире Мәүләви. Ләкин биш айлык кына чагында уллары үлеп китә.
— Түп-түгәрәк, матур малай иде, дип сөйли әнкәй. Өйдә калдыра да эшкә китә икән. Ул вакытта авылда дәваханәләр юк. Бик нык “әннә” дип өзлегеп елап үлгән. Әллә сукыр эчәк булган, кем белә инде, — дип сүзгә кушыла кызлары Ләлә.
Авыр кайгысына юанычны эштә таба Гайниямал. Ирләр сугышта булгач, авыр техникада эшләүче калмый. Тракторга укып алгач, көне-төне колхозда МТСта эшли ул. Трактор белән комбайн тарттырып иген ура, ашлык суга. Ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә үз җилкәсендә тарта. Тылда булса да, Җиңү өчен сугыштагыча көрәшә, ире кайтуын ышанып көтә.
— Бер көн дә яшисе килмәгән чаклар да була иде. Ашарга — азык, кияргә кием юк заман, хәзер генә бөтен әйбер дә бар, кадерен генә белегез, — ди Гайниямал Мөхәммәтша кызы.
Мәүләви Шәңгәрәев сугышта шофер, зенитчик булып хезмәт итә. Дошман самолетларын утка тота, боеприпаслар ташый. Сталинград алышларында да катнаша. Сугыштан җиңү белән әйләнеп кайта ул.
1946 елның 30 августында Шәңгәрәев­лар гаиләсен ямьләп уллары Зөфәр туа. Ул да әтисе һөнәрен сайлап, гомер буе шофер булып эшли. Нижневартовскида яшиләр, хатыны Вәсилә белән 6 бала тәр­биялиләр.
“Ындырларым бигрәк матур,
Урам карым ялт иткән,
Ул уйларны Зөфәркәем
Кайчан уйлады икән?

Колонкадан су алганда,
Рәхмәт укыйм Зөфәргә.
Озын гомер, тазалыклар,
Ходай бирсен аңарга”.
Тик, кызганычка каршы, 2017 елда, 70 яшен тутырып, Зөфәр Мәүләви улы ашказаны рагыннан бакыйлыкка күчә.
1949 елның 1 гыйнварында кызлары Гөлфинә туа. Ул тормышын туган авыллары Кызыл Байрак егете белән бәйли. Ире Илүс Тимерханов, Ульяновскида хәрби танкист булып хезмәт итеп, шунда эшкә кала. Гөлфинә Мәүләви кызын да үзе белән алып китә. Гомер буе анда Гөлфинә сатучы булып эшли. Ике ул тәрбияләп үстерә алар.
1951 елның 5 июлендә кызлары Ләлә туа. Ул да бәхетен читтә табып, Свердловск өлкәсендә гомер кичерә. Ире Вәли Морзаев белән ике кыз тәрбияләп үстерә­ләр. Ләлә шул өлкәнең сәламәтлек саклау хезмәткәре булып хаклы ялга чыкканчы эшли.
1956 елның 3 мартында кызлары Гө­лүсә туа. Соңгы дистә елларда Уфада бух­галтер булып эшли ул.
“Бик күп сүзләр язар идем,
Очы бетте каләмнең.
Бик күп игелекләр күрдем
Үстергән дүрт баламның”.
Сугыш тәмамлангач, Гайниямал һәм Мәүләви Шәңгәрәевлар гомер буе колхозда эшлиләр.
— Әтине гел юлда дип хәтерлим мин. Шофер булгач, йөк ташырга чит районнарга һәрвакыт аны җибәрәләр иде, — дип искә ала кызлары Ләлә.
“Гомер буе эшләдек, ялкау булмадык, Аллаһка шөкер”, — ди Гайниямал Мөхәм­мәтша кызы. Тик 80 яшьтән үт­кәннәргә арттырыла торган пенсия генә эләкми тыл ветеранына. Пенсия фондына балалары баргач, алар “трудодни”га эш­ләгән, хезмәт хакы алмаган, шуңа аңа тиеш түгел, дип кайтаралар үзләрен. “Елап кайтып китүдән башка чара калмады. Бүген дә әнкәйнең пенсиясе арттырылмаган”, — ди кызлары.
85 яшендә Мәүләви Шәңгәрәев бакыйлыкка күчә. Әниләрен берь­ялгызы калдырмыйк, дип, кызлары Гөлүсә үзе белән Уфага алып китә. 11 ел кышын Уфада яши Гайниямал әбекәй. Ләкин күңеле һәрвакыт авылга тарта аның.
“Уфаларга китеп барам,
Унберенче мәртәбә.
Озын гомерләрне бирде
Миңа Ходай Тәгалә.

Өйләремә кайтам әле,
Ихатамда кар беткәч.
Җир астыннан
юллар юк бит,
Кайтып булмас
бер киткәч”.
Бик туган ягын юксынгач, ун ел элек кызы Гөлүсә әнисен кире Илеш районына алып кайта. Кызыл Байрак авылында 1961 елда төзелгән туган йортларында яшәр­лек булмагач, документлар юллап, Югары Яркәйдә сугыш яугиренең тол хатынына, тыл ветеранына фатир алалар.
“Минем картым әйбәт булган,
Фатыйхасын калдырган.
Аларның хезмәтен данлап,
Путин йортлар салдырган”.
Гөлүсә сеңлем бәләкәйдән “Мин әткәй белән әнкәйне караячакмын”, ди торган иде. Шулай булып чыкты да. Барлык тормышын аларга багыш­лады, зур рәхмәт аңа! — ди апасы Ләлә.
“Иртән торсам, эшләрем шул:
Чәчне тарап үрергә.
Аягымны сузып ятам,
Гөлүсәмнең түрендә”, — дип, бүген дә рәхмәт сүзләрен укый кызына Гайниямал Шәңгәрәева.
Менә инде тугыз ел биредә гомер ки­черә алар. Башка кызлары да бик хәстәрләп тора әниләрен. Күршелә­ренә дә рәхмәт­лә­­рен укып тора алар.
“Әнкәй безнең бик сүзчән, аралашучан. Эч серләрен сөйләп тора. Кул­лары да әле­гә кадәр бер дә тик тормады. Сәйлән бе­лән чикте, оекбашлар бәйләде. Шуңа да озын гомерледер ул. Гомер буе эшләде, җаны хезмәткә омтылып, яшьнәп яшәде”, — ди кызлары.
Бүген 105 яшен куып баручы Гайниямал Шәңгәрәева үз акылында, үз зиһенендә. Дөнья хәлләрен сорашып, киңәшләре белән дә уртаклашып тора. Кайвакыт телевизор караса, “Әллә дөнья тыныч түгелме?” — дип тә сорап куя ул. Бер гасыр буе җыелган фикерләре, уйланулары эченә генә сыймаса, шигырь юлларына сала ул аларны. Сезгә дә бер­ни­чәсен тәкъдим итәбез.

Фото: Чулпан Зарипова. 

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас