

“Кешедә барысы да гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, җаны да, уйлары да”, – дигән классигыбыз Антон Чехов. Тормышта бу сүзләрне девиз итеп алып яшәгән кешеләр, чынлап та, соклануга лаек. Ә кемдер, өстәвенә, тирә-ягын да гүзәллеккә күмә әле. Шаран районына баргач, кулларыннан гөлләр тамган шундый ханым белән танышып кайттык.
Нурия Фәррахованың Ярәмкә авылына килен булып төшүенә инде 41 ел үткән. Үзе – Бурсыктан. Мәктәптән соң училище тәмамлап, сигез ел Октябрьский шәһәрендә аяк киеме фабрикасында эшләгән. Бервакыт авылына кайткан чагында шофер егет Әгъләм белән танышып китәләр. Яшьләр дуслашып китә. Ике елдан соң чәчләрен чәчкә бәйли.
Яшьләр кечкенә өйдә тормыш башлап җибәрә. Әгъләмнең балачагы җиңелләрдән булмый – 1,5 яшьлек чагында әтисез кала, соңыннан әнисе тугыз ел урын өстендә ята, апалары яшьтән эшләргә мәҗбүр була... Яшь гаиләгә Нуриянең әти-әнисе кулдан килгәнчә ярдәм итә. Яшьләр үзләре дә уңган була, эштән курыкмый. Акрынлап өйләрен зурайталар, тырышып дөнья көтәләр. Өч балага гомер бүләк итәләр. Азат, Лилия, Гөлшат – аларның тормыш мәгънәсе. Нурия апа гомер буе медпунктта санитарка була, колхозда чөгендер дә үстерә, фермага да эшкә йөри. Әгъләм абый механизатор була.
– Төпчегебез тугач, яңа өй салырга кирәктер, дигән фикергә килдем. Ныклы итеп, кирпечтән саласы килде. Наратастыда кирпеч заводы бар иде, шуннан акрынлап кирпеч китертә башладым. Азатыма – 13 яшь, Лилиямә – 11. Төпчегебез бишектә. Әтиләре эштә. Шул үсмер балаларым белән китерелгән кирпечне өябез... – дип искә ала Нурия Фәррахова ничек итеп хыялын тормышка ашырырга тырышкан елларын.
Кызыл кирпеч җитәрлек булгач, Туймазыда ак кирпеч барлыгын ишетеп, шунда юллана яшь хатын... Күп юллар тапалгач, зур тырышлыклар салынгач, кирпечнең агы да, кызылы да җитәрлек җыела. Һәм беркөн барлык туганнар җыелышып, Фәрраховларның яңа йортына нигез сала. Хыял тормышка аша – 2000 елда яңа, матур, зур өйгә күчә алар.
Бүген инде Нурия апа бу өйнең эчен гөлләр иткән. Чын мәгънәсендә. Гөлләр, аккошлар, курчаклар, шкатулкалар, япмалар һәм тагын бик күп күз явын алырлык кул эшләре төрле материалдан ясалган – сәйләннән, җептән, катыргыдан, кәгазьдән, тасмалардан, изолоннан, полимер балчыктан, пластик шешәләрдән...
– Матур әйберләр эшлисе килү теләге яшьтән бар иде дә, вакыт җитмәде, пенсиягә чыккач, ныклап тотындым, – ди ул, бу шөгыль белән кайчан мавыга башлавы турындагы сорауга җавап биреп. – Бәйләргә балачактан ук өйрәнгән идем, калган нечкәлекләргә акрынлап үзем төшендем.
Матур иҗат җимешләрен ул балалар бакчасына, мәктәпкә дә бирә, балаларына, оныкларына, дусларына, туганнарына да бүләк итә.
Балалар, дигәннән. Алар өчесе дә тормышта үз урыннарын тапкан, соклангыч гаиләләр корган. Нурия апа белән Әгъләм абыйның сигез оныгы бар.
Нурия Мирсәет кызы күптән хаклы ялда булса да, җәмәгать тормышында актив катнашып яши. Авылның старостасы да ул, авыл мәдәният йортының “Яшь йөрәкләр” халык ансамбленең иң актив әгъзаларының берсе.
Кемдер пенсияне күңелсезлек белән көтәдер, бәлки? Юкка. Пенсиягә чыккач, матур, иҗади, кызыклы тормыш башлана гына икән ул. Ышанмасагыз, Нурия апаны килеп күрегез!