+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 Февраля 2023, 09:15

Кышкы учак өстендә — хашлама!

Дуслар, туганнар җыелганда бу тәмле ашны сез дә әзерләп карагыз.

Кышкы учак өстендә — хашлама!Кышкы учак өстендә — хашлама!
Кышкы учак өстендә — хашлама!
Кышын учак өстендә казанда пешкән хашлама тел йотарлык тәмле була. Бу ризык бик гади әзерләнә. Барлык яшелчәләр дә зур кисәкләргә киселә. Сыра белән әзерләнгән хашлама башкалардан үзенчәлекле тәме һәм исе белән аерылып тора. Аңа сыра колмак һәм икмәк исе бирә.

Бу тәмле аш өчен 2,5 килограмм сыер ите, 1 литр сыра, 2 килограмм бәрәңге, 2 кишер, 1 килограмм татлы борыч, 1 килограмм помидор, 1 килограмм баклажан, 1 килограмм суган, 3 ачы борыч, тәменчә базилик, тоз һәм кара борыч кирәк булачак.

Суганны ярым боҗраларга, помидорны эре кисәкләргә кисегез. Казан төбенә калын итеп суган катламы салыгыз. Аның өстенә ит катламы салыгыз. Бу беренче катламга майлы ит сайлана.

Аннары тагын суган, өстенә тоз сибегез, тәменчә кара борыч һәм яшел базилик өстәгез.

Киләсе катлам кишер һәм ачы борыч булачак. Татлы борыч салып, тоз сибегез. Аннары - баклажан, ә аның өстенә помидор белән сарымсак салыгыз. Киләсе катламга - бәрәңге, аннан ит кисәкләре салына.

Ит өстенә кара борыч сибегез, суганны, помидорны һәм баклажанны салып бетерегез. Тоз, борыч һәм базилик өстәргә онытмагыз.

Казандагы барлык ингредиентлар өстенә бер литр сыра салыгыз. Капкачын яхшылап ябыгыз һәм әкрен утта өч сәгать томалап пешерегез. Бу вакыт эчендә ул тәмләнеп пешеп җитә.

Табынга чыгарганда, казанда шулпасы күп булса, аны һәркемгә яшелчәләрдән аерым бирергә мөмкин.

Бик тәмле була. Дуслар, туганнар җыелганда бу тәмле ашны сез дә әзерләп карагыз.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас