“Кызыл таң” гәзите ярдәмендә мин 1966 елда туган авылымда тере әдип, булачак халык шагыйре Әнгам Атнабаев белән тәү тапкыр очраштым. Мөхәррир Таһир Ахунҗанов гәзит хакында сөйләгәндә, җавап биргәндә Әнгам абый клубның галанкалы миче алдында яшерен генә тәмәке пыскыта иде. Ә инде аннан соң кинәнеп, илһамланып шигырь уку башланды. Ул чакта гади авыл халкы – механизаторы да, укытучысы да, хәтта сәгать биштән фермага баручы терлекчесе дә, савучысы да озын кич буена шигырь тыңлады, әңгәмә корды. Булган бит заманалар!
Таһир Исмәгыйль улы белән ул партия өлкә комитеты секретаре булып эшләгән чордан,1978 елдан бирле аралаштык. Шул елда “Кызыл таң”га стажер вазыйфасына эшкә урнашуым аның киңәше белән булды. Аңа гомерем буена рәхмәтлемен. Тик менә күренекле шәхеснең “Кызыл таң”га әдәби хезмәткәр яисә Балтач районының “Азатлык” гәзитенә мөхәррир урынбасары вазыйфасына тәкъдимнәрен кабул итмәвем генә һәрдаим миемне бораулап тора. Бу минем ялгышлыгым булган.
“Кызыл таң”га исә сукмак мәктәп елларыннан ук салынды, тәүге мәкаләм биредә 1968 елның февралендә басылды. Агитаторларның эшчәнлеге турында иде ул. Баксаң, моңа 55 ел үтеп киткән. Университетта укыганда да иҗади дуслык дәвам итте. “Кызыл таң”да очерк жанры” дигән темага диплом эше (җитәкчесе – Камил Дәүләтшин) язып, аны бик яхшы билгегә якладым һәм эшкә туган якка кайтырга булдым. Ә инде соңрак, урау-урау юллар аша булса да, тәҗрибәле журналистлар Фәрит Фаткуллин белән Рим Идиятуллин тәкъдиме буенча “Кызыл таң”га урнаштым. Биредә дистә елдан артык әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе, Бәләбәй төбәгендә үз хәбәрче вазыйфаларында эшләү тормышымда якты эз калдырды.
Сүз уңаенда заманында иҗатыма матур йогынты ясаган, якты юл күрсәткән журналистика ветераннарын искә аласым килә. Менә аларның кайберләре: бик таләпчән, әмма гадел мөхәррир Ремель Дашкин, акыллы фикерләрен акрын гына, сеңдереп кенә әйтүче, йомшак күңелле Муса Мөлеков, Фәнүн Рамазанов, олпат гәүдәле, таләпчән җитәкче, әмма гади кеше Фәйзи Шаяпов, һәрвакыт ат кебек җигелеп эшләүче Рәис Касыймов белән Мәүли Садретдинов, ак күлмәктән, эшкә бик иртә йөрүчән, драмалар авторы Тамьян Бикмаев, талантлы шагыйрь Фәрит Габдерәхимов, гәзитне җанлы һәм кызыклы фотолар белән бизәгән легендар Әгъләм Зараев, мөхәррир урынбасары Зөфәр Сабирҗанов, коеп куйган очерк осталары Вафа Мостафин, Рәзил Фазылов, авыл темасын киң яктырткан каләм ияләре Радик Шәехов, Равил Карамов, авыру булуына карамастан, соңгы сулышына кадәр язышкан, мине үз баласыдай күргән, кешелекле Венера Нәбиева, талантлы журналистлар Фаягөл һәм Фәрит Фаткуллиннар, шагыйрә Фәния Габидуллина һәм башкалар.
Ә менә “Кызыл таң”га 48 ел чамасы гомерен биргән, әдәби хезмәткәрдән баш мөхәррир урынбасарына кадәр күтәрелгән, гәзитнең “тере энциклопедиясе”, берничә китап авторы Фәрит Фаткуллин, татар журналистлары арасыннан Башкортстанның һәм Татарстанның бердәнбер атказанган мәдәният хезмәткәре булуы һәм башка дәрәҗәләргә ирешүе белән күпләребезгә үрнәк.
...Язмыш мине илебезнең күп кенә данлыклы шәхесләренә мөрәҗәгать иттерде, күбесе белән аралашырга да туры килде. Нәтиҗәдә, Өлкә комитеты секретаре, язучы Таһир Ахунҗанов, Башкортстан, Татарстан республикалары Премьер-министрлары Рим Бакиев, якташыбыз Мөхәммәт Сабиров, очучы-космонавт Урал Солтанов, Русия күләмендәге атаклы кардиохирург Наил Гатауллин, СССРның халык артисты Инна Чурикова, Советлар Союзы Маршалы Борис Шапошников, Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланова, шулай ук чит илләрдә яшәгән ватандашларыбыз хакында – барлыгы йөзләгән очерк язу бәхете тиде. Аларның күбесе минем 8 китабымда дөнья күрде. Материалларым, Башкортстаннан тыш, Казанда, Хабаровскида, Чиләбедә, Мәскәүдә, Германиядә төрле елларда басылып чыкты.
1998 елда исә “Кызыл таң” лауреаты булдым. Ә менә редакция коллективы тәкъдиме буенча 1997 елның октябрендә Башкортстан Хөкүмәте делегациясе составында, татар журналистлары арасыннан беренче булып, Эстониянең Палдиски шәһәрендә милли батыр Салават Юлаевка һәйкәл-бюст ачуда катнашуым олы мәртәбә булса, гәзиттә фотолар белән баетылган күләмле язма басылу күңелләргә мәңге уелып калды. Әлбәттә, миңа олы ышаныч күрсәткән коллективыма гомерем буена рәхмәтләмен.
Редакция аппаратында эшләгән чорда үз башлангычым белән “Кешеләр һәм язмышлар” сәхифәсен алып бару иҗатымны ниндидер дәрәҗәдә тулыландырды, легендага тиң геройлар хакында бәян итәргә насыйп булды. Генерал-полковник, Русия Герое, тумышы белән Бәләбәй районы Илькино авылыннан булган Анатолий Романов хакында “Кызыл таң”ның тоташ бер битен алып торган “Яшәү белән үлем арасында” дигән язма – моның бер ачык мисалы. 7 ел Кавказда тоткында җәфа чиккән Бишбүләк районы егете Рамил Галимов, Чечняда каһарманлык күрсәтеп, һәлак булган Әлшәй районы егете, милиция подполковнигы Баян Нәфыйков һәм башкалар хакында җан авазы белән язылган бик күләмле материаллар кемнәрнең генә күңелләрен тетрәтмәде икән?!
Кайчандыр бәрәкәтле Башкортстан туфрагында туган, Татарстанда гомер иткән йөзләгән күренекле шәхесне кырык елдан артык гәзитебез битләрендә пропагандалавым белән дә чиксез бәхетлемен. Кыскасы, искиткеч зур тарихлы, олпат – “Кызыл таң” минем өчен бай иҗат лабораториясе, кабатланмас осталык мәктәбе булды. Форсаттан файдаланып, тынгысыз иҗат коллективын, аның якын дусларын олуг юбилей белән ихлас котлыйм. Туачак таңнарыбыз һәрчак нурлы, ил-көннәребез тыныч булсын иде.
Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.