+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 март 2023, 14:00

Астрологлар да хәрби бәрелешкә битараф түгел...

Русиягә һәм Украинага быелгы язда күрәзәчеләр нәрсә вәгъдә итә?

Астрологлар да хәрби бәрелешкә битараф түгел...
Астрологлар да хәрби бәрелешкә битараф түгел...

Бөтен дөньяның астрологлары, экстрасенслары, күрәзәчеләре, сәясәтчеләре, галимнәре төрле фаразлар бирүен дәвам итә. Аларның кайсы чынга ашар?

Һиндстан астрологларының күбесе, Украина Президентына эчке кризис һәм власть өчен көрәш быел яз тәмамланачак, дип фаразлый.

- Тиздән без конфликт барышын үзгәртәчәк вакыйгаларны күрәчәкбез. Ахыр чиктә, Германиядә Америка базалары торган кебек, Украинада да Русия базалары торачак, - дип белдерә экстрасенс Мирелла Гасанова. - Тиздән без Зеленскийның капитуляциясе турында белербез. Озак көтәргә кирәкмәс. Байден Зеленскийга аз калганын аңлый: ул аның бирелүен хуплады инде. Кабатлап әйтәм: быел без конфликт чишелешен күзәтәчәкбез.

Каршылыкларның тиздән тәмамлануы турында астролог Тамара Глоба да әйтә. Аның фикеренчә, конфликтны тәмамлау өчен "тәрәзә" быел ачылачак. Дипломатик берлекләр быел март аенда ук Мәскәү тарафыннан оештырылырга мөмкин. Ә тынычлык турында сөйләшүләрне ул көзгә көтә.

— Киләсе ике-өч айда без бик киеренке сугыш күрербез дип уйлыйм. Ләкин бу каты "эссе"дән соң, фронт сызыгы кабат "туңар", - ди Дәүләт оборонасы фәнни-тикшеренү институты башлыгы Бари Павел.

- Тынычлык һичшиксез киләчәк, "низаг кардәшләр бер-берсе өстенә барып, кечесе өлкәненә бирешкәннән соң хәл ителәчәк", дигән бит Ванга да.

Тик төгәл даталар әлегә билгеле түгел...

Фото: ТАСС / Станислав Красильников

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: