+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 март 2023, 10:05

Исемнәре яши җырларда!..

Еланлыда Алисә Шәңгәрәеваның – Хәтер һәм Ризида Мөхәммәтҗанованың иҗат кичәләре үтте.  

Исемнәре яши җырларда!..
Исемнәре яши җырларда!..

Кыйгы районының Еланлы авылы гүзәл табигать кочагында урнашкан. Биредәге текә кыялар үзләре генә дә ни тора! Еланлы урта мәктәбендә бик җылы һәм истәлекле очрашу булды – биредә шагыйрә һәм журналист Алисә Шәңгәрәе­ваның якты рухына багышланган Хәтер кичәсе һәм шушы районның Арслан авылында туып-үскән күренекле шагыйрә, язучы, җырчы, композитор Ризида Мөхәммәтҗанова иҗаты белән якыннан танышу кичәсе үтте.

Кичәнең беренче өлеше шагыйрә Алисә Шәңгәрәеваны искә алудан башланып китте. Алисә Әбүбәкер кызы заманында биредәге мәктәпне уңышлы тәмамлаган. Аны мәктәп укытучылары да бары тик җылы сүзләр белән искә алды. Бу чарада катнашучы мәктәп укучылары үзләренең осталыгын төрле яклап күрсәтте: Алисә Әбүбәкер кызының шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде. Аның шигырьләренә язылган җырларны 6нчы сыйныф укучылары башкарды. Кыйгы районының гимнына әйләнгән “Якташларым – кыйгылар” җырының сүзләрен дә Алисә Шәңгәрәева язган, ә Ризида Мөхәммәтҗанова аны көйгә салган. Кичәнең кунагы Айрат Камалов башкаруында бу җыр күпләрнең күңеленә хуш килде.
Кичәгә килгән туганнары, якыннары, ахирәтләре, хезмәттәшләре, авылдашлары Алисә Әбүбәкер кызы турында җылы хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты, якты дөньядан бик иртә һәм вакытсыз китүен билгеләде. Аның язылмаган шигырьләре, җырлары калды... Аеруча тарихчы Рамил Әскаровның чыгышы эчтәлекле һәм мәгълүматка бай булды.
Кичәнең икенче бүлегендә Ризида Мөхәммәтҗанова иҗаты белән танышу – шигырьләрен, җырларын тыңлау дәвам итте. 5нче сыйныф укучылары Ризида Мөхәммәтҗанованың “Ике песи” әкиятен сәхнәләштерде. Кичә шигырь һәм җыр, дәртле биюләр белән аралашып барды. Һәм, әлбәттә, Ризида Ягафәр кызы да кичәгә буш килмәгән: ул мәктәпкә яңа гына басылып чыккан китабын бүләк итте.
Күптән түгел Ризида Ягафәр кызы Бөтендөнья Татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булган. Форсаттан файдаланып, аны бу зур бүләк белән чарада катнашучылар котлады һәм иҗади уңышлар теләде.
Кичә күңелләрдә якты тәэссоратлар калдырды. Аны оештыручыларга аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Үземнән өстәп, залда әйтелгән фикерләргә кушылып, Алисә Шәңгәрәеваның исемен мәңгеләштерү турында теләгемне белдерер идем.

Гүзәл МОНАСЫЙПОВА.
Кыйгы районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: