Бөтен дөньяга танылган һинд күрәзәчесе Пунит Нахата «Россия 1» тeлеканалында чыгыш ясаган вакытта махсус операциянең тәмамланачагын һәм Русиянең киләчәген фаразлады.
Күрәзәче исәпләвенчә, 2024 елның февралендә махсус операция тәмамланачак. Шуннан соң Русияне 16 ел дәвамында үсеш көтә.
Шул ук вакытта башка дәүләтләр белән барлык бәхәсләр һәм каршылыклар да бетәчәк.
Махсус операциягә килгәндә, Нахата 7 марттан алып яз ахырына кадәр ситуациянең вакытлыча начараюын фаразлады. Шуннан соң, имеш, яхшырачак һәм сөйләшүләр башланачак.