+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2023, 09:40

Бүген көзгегә карамагыз!

Быелгы язда беренче Ай тулган көн. Ул нәрсәләр вәгъдә итә?

Бүген көзгегә карамагыз!
Бүген көзгегә карамагыз!

Быелгы язның беренче Ае бүген, 7 мартта, тулачак. Ай бу чорда Кыз йолдызлыгында булачак.
 Кыз йолдызлыгындагы тулган Ай традицион рәвештә медицина, хезмәт, структура, система һәм сәламәтлек белән бәйле.
Шуңа күрә бу көнне тырышып башкарган эш бик нәтиҗәле, ә диагностик медицина процедуралары файдалы булачак. Бүген сәламәтлекне ныгыту уңышлы, аеруча эчәкне чистарту, ә ашауга килгәндә, тозлы ризыкларны күбрәк ашарга кирәк, татлы һәм ачы тәмләрдән сакланырга. 

Компьютер һәм смартфон экраннары алдында азрак вакыт үткәрергә тырышыгыз, күзгә авырлык килүне киметегез. Шулай ук бүген көзгегә еш карарга, көзге белән төрле ритуаллар башкарырга киңәш ителми.


Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез. Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, киңәш ителми. Бакчачылар өчен дә бер киңәш: Ай тулган көнне чәчү-утырту эшләрен башкарырга ярамый.


Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

  Фото: vesiskitim.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: