+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2023, 12:24

Балачак хыялы тормышка ашты

Укытучысы белән бер коллективта хезмәт салган Винария Хәлиуллина үзе дә зур абруй казанды.

Балачак хыялы тормышка ашты
Балачак хыялы тормышка ашты
Сабый чагыннан һөнәр алуга зур максатлар куеп яшәгән кешеләр бар. Балтач районы Уразай урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Винария Хәлиуллина нәкъ шундыйлардан.

—Үземне белә-белгәннән алып укытучы булып уйнарга яраттым. Курчакларымны тезеп утыртып “дәрес бирәм”. Үсә төшкәч, аларга сеңелләрем Гөлсинә белән Светлана да “кушылды”. “Дәрес” аңлату шулкадәр рәхәт, үземне җиңел хис итәм, күңелем ял итә иде, — дип истәлекләрен яңартты Винария Гайнелҗан кызы.
Кыз унберенчедә укыганда сыйныф җитәкчесе итеп яңа гына институт тәмамлап эшкә килгән Эльмира Шакированы билгелиләр. Тырыш, көчле сыйныф белән эшләргә туры килә яшь белгечкә. Ә хәзер Винария Хәлиуллина белән Эльмира Шакирова бер мәктәптә эшлиләр, бер кабинетта утыралар. Икесе дә — директор урынбасарлары.
Урта мәктәпне гел “бишле” билгеләренә тәмамлап, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә Винария Хәлиуллина.
— Бик җиңел укыдым. Имтиханнарны алдан тапшырып кайта идем. Әти-әниемнең шикләнеп караган чаклары да булды. “Шулай да укып буламыни ул, балам?” дип сорыйлар иде, — дип елмаеп искә ала ул елларны.
Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган белгеч үзе укыган Иске Янбай урта мәктәбенә эшкә кайта. Факультативлар белән 36 сәгать бирәләр аңа. Астрономия, физика, математика дәресләрен укыта. Төнге сәгать дүртләргә кадәр планнар яза... Нәтиҗә өчен эшли. Директор урынбасары, директор булып эшләргә дә туры килә Винария Гайнелҗан кызына.
Иске Янбай урта мәктәбе бетерелгәч, башлангыч мәктәп мөдире була. 2014 елдан хезмәт эшчәнлеге Уразай урта мәктәбе белән бәйләнгән.
— Ышанычлы, абруйлы укытучы. Йөзеп эшли. Иңнәренә йөкләп алган бурычка намуслы карый, — ди мәктәп директоры Рөстәм Вәлиев.
Винария Гайнелҗан кызы укучыларына математика, физика дәресләрен төшендерү белән генә чикләнми, аларны тормышка җитди әзерләүгә дә олы игътибар бирә. Урта мәктәптән соң югары уку йортларында белем алган студентлар белән дә бәйләнештә тора.
— Узган ел математикадан профильле Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырып, Таһир Әүхәдиев Уфа дәүләт авиация-техник университетына укырга керде, — ди укытучы.
Винария Гайнелҗан кызы өч бала анасы. Иңнәренә бик күп җәмәгать эшләре дә йөкләнгән аның. Тормыш иптәше Радис Хәлиуллин белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Гөлшат урта мәктәпне тәмамлаганда Бердәм дәүләт имтиханын Тәтешле районында уңышлы (математикадан — 80, урыс теленнән 98 балл) тапшырып, Уфа дәүләт нефть-техник университетына бюджет төркеменә укырга керә. Студент елларында укудан буш вакытларында Уфада укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерли. Инде диплом алып, эшләп йөри.
Уллары ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтып, эшләп йөргәндә махсус хәрби операциягә чакырыла. Бишенче ай ул Ватан чакыруы буенча изге бурычын башкара.
Кече уллары 9нчы сыйныфта укый. Уку алдынгысы. Тырышлыгы белән аерылып тора.
Быел Винария Хәлиуллина 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын чыгара.
— Икесендә дә укучылар көчле. Андый үсмерләр белән эшләве күңелле, әлбәттә. Шул ук вакытта җаваплылык та зур. Алда торган имтиханнарны уңышлы тапшыруга бар көчебезне салабыз, — ди тәҗрибәле мөгаллимә.
Күпьеллык тырыш хезмәте, район хакимиятенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнгән Винария Гайнелҗан кызы бер коллективта хезмәт салган яшь белгечләр өчен чын дус һәм остаз. Инглиз теленнән белем бирүче Булат Галихановны педагог эше серләренә теләп төшендерә, аттестация үтәр өчен кирәкле документлар туплауда булышлык күрсәтә.
Үз эшенең остасы булган педагогның фикере белән хезмәттәшләре дә, ата-аналар да исәпләшәләр. Укучылары аның дәресләренә җитди әзерләнә. Чөнки яраткан укытучының һәр дәресе бәйрәм кебек үтә, күп яңалыклар алып килә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: