+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 март 2023, 19:00

"Бу - минем генә эшем"

Айдар Галимовның кызы, блогер Гүзәл Галимова зур яңалыгы белән уртаклаша.

"Бу - минем генә эшем"
"Бу - минем генә эшем"

«Хыяллар төрле була. Мин аларның тагын берсе чынга ашуына бик шатмын. Мин маммопластика ясаттым. Мин моңа 2 ел дәвамында килдем. Күкрәкләрем матур булса да, 2 бала имезү үзенекен эшләде. Күкрәкләрем «бушады».

Күкрәкләрем төбенә аз гына су салынган 2 целлофан пакет кебек иде. Пушаплы лифчикларга рәхмәт инде. Мин бу операцияне бик теләдем. Мин моны күбрәк үзем өчен, көзгедәге сурәтемне ярату өчен эшләдем. Бернинди куркыныч тарихлар да укымадым, мондый операция ясаткан кызлар белән генә киңәшләштем», – дип язган Гүзәл блогында.

Аның бу адымын төрлечә кабул иткәннәр. Гаепләүчеләр дә бар.

"Сездән бик күп комментарийлар, смслар килә. Барыгызга да җавап биреп өлгерә алмыйм. Күпчелек язылучыларым позитив рухтагы смслар калдыра, котлый, матур теләкләр яза. Әлбәттә, араларында тәнкыйть утына тотучылары да бар. Мин моңа әзер идем, чөнки блогымны күптән алып барам. Ничек кенә булса да, минем бу яңалыгымны сезгә дә сөйлисем килде.

Аннан, әгәр дә 2 бала табып имезгәннән соң күкрәкләрем идеаль формада булып, мин барыбер аларны зурайтырга уйласам да, бу – бары тик минем генә эшем булыр иде. Бу – минем тормышым, минем сәламәтлегем, минем күкрәкләрем", – дип җавап биргән андыйларга Гүзәл.

Фото: социаль челтәрләр

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: