+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2023, 12:40

Донбасстагы конфликтка экстрасенслар фаразы

Экстрасенсларның соңгы фаразларын тәкъдим итәбез.  

Донбасстагы конфликтка экстрасенслар фаразы
Донбасстагы конфликтка экстрасенслар фаразы

Крейг Гамильтон-Паркерны ”Яңа Нострадамус” дип атыйлар. 68 яшьлек британияле берничә төгәл фаразы белән танылу алган: болар - королева Елизаветаның үлеме һәм Бөекбританиянең Европа берлегеннән чыгуы. Шулай ук пандемия, Трамп президентлыгы турындагы фаразлары да чынга ашкан. Ул, шулай ук, Байден президентлыгының вакытыннан алда туктатылу ихтималлыгына ышана, бу хәл зур низаг аркасында булачак, ди. Ул янә Кытайда революция булачагын фаразлый.

“Яңа Нострадамус” белдерүенчә, Донбасстагы низагны зуррак масштаблы вакыйга "сүндерәчәк", бу – Тайвань аркасында башланачак Өченче бөтендөнья сугышы. Аны Тайвань өстендә самолетларның коточкыч бәрелеше китереп чыгарачак. Бу бәрелештән соң АКШ, Кытай һәм Русия хәлне контрольдә тота алмаячак, имеш.

Изге Лаврентий — ике дөнья сугышы һәм революция шаһиты, 1950 елда вафат була. Ул илгә фашист Германиясе һөҗүмен алдан ук әйтә, күп могҗизалар һәм савыктырулар белән дан тота. Үзенең үлеменең төгәл датасын 8 ел алдан әйтә. Аның күпсанлы фаразлары Антихрист шәхесенә, Бөтендөнья сугышына, урыс һәм украин чиркәүләренең бүленүенә карый. Ул Украинаның чиркәү әһелләре сафына шайтан керер дип бик борчылган. Ләкин аларның ахыры хурлыклы булачагын әйткән.

Изге Лаврентий Украинаның Изге Русияне таркатырга маташуы өчен җәзасын алачагын фаразлаган. Башта дөнья буйлап эпидемия узачак, көчсезләрне үзе белән алып китәчәк, дигән. Аннары, имеш, 3,5 еллык бик каты Русия — Украина конфликты башланачак, бу бәрелеш узган урыннарда кешеләр калмаячак, дип белдергән.

Күрәзәчегә ышансак, белоруслар русиялеләр белән берләшәчәк, ә Украина дәүләте юкка чыгачак...

Фото: “https://emigrating.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: