+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 март 2023, 22:25

“Татар телен өйрәнәм!”

Гөлфия Шәвәлиеваның шундый исем астында дөнья күргән китап-дәфтәре күпләрдә зур кызыксыну уятты.

“Татар телен өйрәнәм!”
“Татар телен өйрәнәм!”


Күптән түгел Башкортстан татарлары конгрессы, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиеваның “Татар телен өйрәнәм!” дигән китап-дәфтәре дөнья күрде. Әлеге китап туган телебезне башлап һәм тирәнтен өйрәнү өчен балаларга һәм өлкәннәргә тәгаенләнгән.

“Газиз татар баласы! Раббыбыз сиңа шундый зур бәхет биргән – тату, күпмилләтле Бөек Русиядә яшәүче татар гаиләсендә тугансың, – дип мөрәҗәгать итә Гөлфия Мәхмүт кызы кереш сүздә. – Әлегә тик урыс телендә генә сөйләшсәң дә, әби-бабайларың, әти-әниең аралашкан моңлы, ягымлы, газиз туган телеңә күңелеңдә сөю бар. Бу бик мөһим, чөнки шушы хисләр һәм татар телен өйрәнү теләге сине, һичшиксез, максатыңа ирештерер. Гаиләң, урысча-татарча сүзлек һәм онлайн-тәрҗемәче ярдәмендә көненә өч кенә татарча сүз ятласаң, шушы дәфтәр битенә аларны теркәп барып, кабатлап торсаң, әлбәттә, бик тиз арада татар телендә аралаша алырсың. Син бит – максатчан, тырыш, акыллы татар баласы. Тырыш, татар баласы, син булдырасың!”
Кыска гына вакыт эчендә әлеге китап-дәреслек күпләрдә кызыксыну, туган теленә карата горурлык уятты. Шунысы куанычлы: татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен 15 мең сумлык акчалата приз һәм күпсанлы бүләкләр каралган. Әлеге китап-дәфтәрне республиканың “Планета” китаплар кибете челтәрендә сатып алырга мөмкин. Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8-937-309-91-02. Электрон почта: gulfiyashavali@mail/ru.
Рәхим итегез!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Уфа шәһәре.

Гөлфия ШӘВӘЛИЕВА

Татар теле – бәхет теле

Әнкәң теле – бәхет теле, диеп
Еш аркамнан сөйде нәнәем.
Бала чакта мәгънә тирәнлеген
Аңлап бетмәгәнмен, мөгаен.

Безнең халык эштән курыкмый ул!
Син дә тырыш эшләп үсәргә.
Куркытканнар, әмма кыюбыз без, –
Дигән сүзе калган хәтердә.

Татарча мин җырлар җырлап үстем,
Сугып торсалар да авызга.
Әниемнең теле – татар теле,
Тугры калам әни теленә.

Юккамыни милләт телен халык
Ана теле диеп күтәрә?!
Чөнки ана бишек җыры белән
Бәхет сала бала күңеленә.

Хәзер аңлыйм, нигә минем нәнәм
Бәхет теле, диеп аңлаткан.
Күңелемә сеңеп моңлы җырдай,
Рухым көче булып уелган.

Татар теле – бәхет теле бит ул!
Ана телен һич тә онытмам.
Мин үзем дә хәзер балаларга
“Бәхет теле” диеп аңлатам.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: