+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 март 2023, 10:40

«Клон» сериалының геройлары экраннарга кайта...

Безнең смартфоннар экраннарына! Бразилиянең легендар сериалында төп рольләрне башкаручылар 20 елдан соң бик кызык нәрсә уйлап тапкан.  

«Клон» сериалының геройлары экраннарга кайта...
«Клон» сериалының геройлары экраннарга кайта...

Джованна Антонелли социаль челтәрдә экрандага партнеры Мурилу Бенисиу белән көлкеле ролик төшергән.


Джованна кара костюмда үзенә аш-су бүлмәсе җиһазлары элеп, сериалдан бию башкара, ә Мурилу аңа аптырап карый.


"Лукас 20 елдан соң Жадиның биюен карый", - дип импровизацияләнгән ремейкка аңлатма язып куйган Джованна.


Сүз уңаеннан, теленовелланың төп геройлары экранда гына түгел, ә сериал төшерелеп беткәч тә ярсулы дәртләр белән кайнаган, роман чын тормышта да дәвам иткән.


Джованна белән Мурилуның хәтта улы да туган, ләкин ике елдан соң алар аерылырга карар иткәннәр. Хәзер актриса режиссер Леонардо Ногейра белән никахта бәхетле гомер кичерә.
Ә менә элекке иренең йөрәге ирекле кебек тоела, әлбәттә, аның күпсанлы романнарын исәпкә алмасак…


Ә сез “Клон”ны караган идегезме? Бу актерлар сезгә ошыймы?

(Язмада телгә алынган видеоны “Кызыл таң”ның “В контакте” челтәрендәге битендә карагыз)

Фото: “spletnik.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: